ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ, КӨН ГЕРОЕ- "ӘНӘК" АГРОФИРМАСЫ МЕХАНИЗАТОРЫ НАИЛ ГЫЙЛАҖЕВ

2020 елның 29 мае, җомга

“АКТАНЫШ- БЕЗНЕҢ ZAMAN” ЯҢА РУБРИКА БАШЛЫЙ- анда үзебезнең районда яшәүчеләр турында сөйләячәкбез. Геройларыбыз социаль челтәрләрнең каһарманы түгел. Әмма алар намуслы, тырыш хезмәтләре белән районыбыз үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүгенге катлаулы вәзгыять чорында тормышыбызга уңай яклап йогынты ясаган кешеләр турында сөйләү бик мөһим.

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: КӨН ГЕРОЕ- НАИЛ ГЫЙЛАҖЕВ. Ул бүген иң күп мәйданда чәчү чәчкән, язгы кыр батыры!

 Наил абый “Әнәк” агрофирмасы механизаторы. Көн саен иртәнге 05.00 сәгатьтә аяк өстендә игенче. Иртәнге алтынчы яртыда агрофирманың вахта автобусы Кыркаентүбәдәге өеннән килеп ала, кичке алтыда, эш беткәч, кайтарып куя. 12 сәгать дәвамында басуда, трактор гөрелтесе астында, безнең табыннар муллыгы өчен фидакарь хезмәттә ул Наил Гыйлаҗев.

1979 нчы елдан бирле тракторчы булып эшли ул. 2007 нче елда “Әнәк” агрофирмасы оешкач, шушында эшкә килә. Агрофирмага моңарчы күрелмәгән сигез “Джон-Дир» тракторын алып кайталар. Шуның берсен Наил Гыйлаҗевка бирәләр. Өр-яңа чит ил техникасын бик тиз буйсындыра тәрибәле механизатор. 13 ел инде көен табып, рәхәтләнеп эшли. Язгы чәчүдә көн саен 100 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкара. Бодай, арпа, рапс, хәзерге вакытта Яңа Кормаш басуында күпьеллык үлән чәчә. Наил абыйны эштән туктатуы да авыр, безнең белән сөйләшергә дә ризалатуы авыр булган җитәкчеләргә. Кояшлы көннең минутын да әрәм итми эшләгәнгә, чәчкән мәйданнары бөтен җир шары кадәр булгандыр аның.

2020 елның язгы кыр батыры, бик күп хөрмәтләргә лаек булган, әлегәчә мактаулы игенче исемен ак йөз белән йөртүче Наил Гыйлаҗевны уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Үзенә, якыннарына, гаиләсенә ныклы саулык, бәрәкәтле тормыш телибез! Сез безнең районның горурлыгы, Наил Гыйлаҗев!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International