СӨЕНЕЧЛЕ ВАКЫЙГА: Аеш авыл җирлеге башлыгы Айгөл Фазлыкаева өченче тапкыр әни булды

2020 елның 29 мае, җомга

2017 елдан Аеш авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган Айгөл Фазлыкаева 24 майда өченче тапкыр әни булды. Уллы-кызлы  гаиләнең  бәхетен тагын да түгәрәкләп якты дөньяга аваз салган нәни кызчыкларына Фазлыкаевлар Мәликә дигән исем сайлаган.

Хөрмәтле Айгөл Илгиз кызы һәм Җәүдәт Рәхимҗан улы! Сезне ихлас күңелдән шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлектә, балаларыгызны тигезлектә үстерергә насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International