Бүген Актанышта 2019 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча иң яхшы ДНД хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Бу юлы Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән Рания Фаррахова, Айгөл Галимҗанова, Рәвия Әхмәтова, Айрат Дәүләтбаев, Илнур Садыйков, Рәфидә Наҗарова, Ренат Газетдинов, Аяз Мусин, Лилия Муллагалиева бүләкләнде.
.jpg)
Хөрмәтле чик сагында хезмәт иткән һәм бүгенге көндә чик сагында хезмәттә булучы райондашларыбыз! Сезне ихлас күңелдән чик саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез – илебез чикләренең ныклыгын һәм гражданнарыбызның тынычлыгын тәэмин итә. Сезгә Ватан төшенчәсе аеруча якын, чөнки сез чик сакчылары – беренче һөҗүмне үзләренә алучылар. Сез фидакарь хезмәтегез аша илебез чиге ышанычлы кулларда булуын раслап киләсез. Җаваплы һәм намуслы хезмәтегез өчен чын рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, якыннарыгызның исән сау бәхетле булуларын телибез.

27 май көнне ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Рафил Ногуманов Актанышка эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында Рафил Габдрәфыйк улы районның Җәмәгатьчелек советы эшчәнлеге белән танышты. ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев белән очрашты, Актаныш районы Эчке эшләр бүлегендә булды.

Ирек Рәхимов – җиң сызганып терлек асрарга карар кылган кәзкәйлеләрнең берсе. Өч ел элек бу максатын тормышка ашырыр өчен дәүләт ярдәме дә алган ул.
.jpg)
Электрон култамганы кулланып вузны сайлаганда укырга керүчеләрнең документларын берьюлы берничә вузга бирә ала, икенчедән, аларның кабул итү комиссиясе белән үзара бәйләнешен җиңеләйтә. Әйтик, Татарстан абитуриенты, республикадан читкә чыкмыйча, Мәскәү югары уку йортына документларын тапшыра ала. Шулай итеп, вакыт экономияләнә - документлар кабул итү комиссиясенә шунда ук эләгә, шул ук вакытта юл өчен акча сарыф ителми. Вузга документларны дистанцион рәвештә бирү өчен кирәкле документлар пакеты һәм керүчедән электрон имза сертификаты булу кирәк.
Дәүләт Думасы студентларга мәктәпләрдә укытырга һәм балалар түгәрәкләре һәм факультативлары алып барырга рөхсәт итүче закон проектын ахыргы, өченче укылышта кабул итте.
"Таң" һәм "Тамыр" хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү буенча уздырылган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә алдыннан Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов язгы чәчүдә һәм терлекчелек тармагында эшләүче барлык хезмәтчәннәргә рәхмәтен белдерде.
.png)
Бу көннәрдә Актанышның терлекчелек тармагы яңа үсеш баскычына күтәрелде - район сөт җитештерү буенча 200 тонна чигенә чыкты. Шәхси секторлардан савылган сөтне дә исәпләсәк, бүгенге көндә Актаныш районы 250 тонна сөт җитештерә. Бу – безнең җиңү!
.jpg)
Бүген, 27 май көненә Актаныш районында җитештерелгән сөт күләме 203 тоннага якынлашты. Хуҗалыкларда бер сыерга 19,9 литр, крестьян-фермер хуҗалыкларында 19,5 литр туры килә. 190 тонна сөтне хуҗалыклар, 13 тоннаны фермерлар җитештерә. Сыер асрарга иренмәгән шәхси мал тотучылар да шактый муллык булдыра- 43 тонна сөт аларныкы. Узган елның җәендә районыбыз хезмәтчәннәре бер тапкыр 200 тонна сөт җитештереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтенә лаек булган иде. Быел да бу уңышның кабатлануы бездә терлекчелекнең үсешкә таба баруын күрсәтә.
Чәршәмбе брифингы да нәкъ шушы темага багышланды. Әмма аның максаты коры саннар белән генә мактану түгел иде. Брифинг кунаклары, журналистлар белән бергәләп, “Сөтчелек тармагында ирешелгән югары нәтиҗәләрдә тотрыклылыкка ирешеп булырмы?” дигән сорауга җавап эзләде.
.png)
Бүген Россиядә Китапханәчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан барлык китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Алга куйган максатларыгызга ирешүегезне, якты өметләрегезнең тормышка ашуын телибез. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыгыз тагын да артсын. Сез китапка карата мәхәббәт уятасыз, китапны пропагандалауда күп төрле чаралар үткәрәсез. Шул ук вакытта район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашасыз. Сезгә иҗади уңышлар, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын!
.jpg)