Бу көннәрдә Актанышның терлекчелек тармагы яңа үсеш баскычына күтәрелде - район сөт җитештерү буенча 200 тонна чигенә чыкты. Шәхси секторлардан савылган сөтне дә исәпләсәк, бүгенге көндә Актаныш районы 250 тонна сөт җитештерә. Бу – безнең җиңү!
Хәер, Актаныш бу югарылыкны икенче тапкыр ала - 2019 елның 16 июнендә без үз алдыбызга куйган максатка ирешкән идек, тик биеклекне саклап кала алмадык. Быел исә алга куелган максат икеләтә катлаулы: ел әйләнәсе тәүлеклек савымны 200 тоннадан киметмәү өстенә, уртак көч белән, аны тагын да арттыруга ирешү.
Бүгенге көндә районда сөт җитештерү буенча лидерлар сафында “Әнәк” һәм “Актаныш” агрофирмалары. “Әнәк” агрофирмасында тәүлеклек савым 32 584 тоннаны тәшкил итә, бер сыер уртача 24,1 килограмм сөт бирә биредә. “Актаныш” агрофирмасында бу күрсәткеч 33 500 тоннага тәңгәл. Бер сыердан савып алынган тәүлеклек сөт – 20, 9 килограмм. Узган елга карый күрсәткечләрен сизелерлек арттырган хуҗалыклар исемлегендә “Чишмә” агрофирмасы, “Нигез” хуҗалыгы.