Бүген, 27 май көненә Актаныш районында җитештерелгән сөт күләме 203 тоннага якынлашты. Хуҗалыкларда бер сыерга 19,9 литр, крестьян-фермер хуҗалыкларында 19,5 литр туры килә. 190 тонна сөтне хуҗалыклар, 13 тоннаны фермерлар җитештерә. Сыер асрарга иренмәгән шәхси мал тотучылар да шактый муллык булдыра- 43 тонна сөт аларныкы. Узган елның җәендә районыбыз хезмәтчәннәре бер тапкыр 200 тонна сөт җитештереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтенә лаек булган иде. Быел да бу уңышның кабатлануы бездә терлекчелекнең үсешкә таба баруын күрсәтә.
Чәршәмбе брифингы да нәкъ шушы темага багышланды. Әмма аның максаты коры саннар белән генә мактану түгел иде. Брифинг кунаклары журналистлар белән бергәләп “Сөтчелек тармагында ирешелгән югары нәтиҗәләрдә тотрыклылыкка ирешеп булырмы?” дигән сорауга җавап эзләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Әзһәм улы Сәлимгәрәев хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси мал тотучыларны 200 тонна сөт җитештерү өчен куйган хезмәтләренә рәхмәт белдерде. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, “Актаныш”(+5500 кг) һәм”Чишмә”(+2241кг) агрофирмалары, “Нигез”(+ 2493кг), “Башак”(+1931кг), Нур Баян исемендәге(+1542кг), “Чишмә” (+1434кг), “Нур”(+1060кг) хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасы (+539кг) сөт җитештерүдә көчле ыргым ясады. Нәфис Әзһәм улы үз чыгышында грандиоз планнар белән уртаклашты: 2021 нче елга 300 тоннага чыгу максаты куела. Максат чынбарлыкка әверелсен өчен беренче чиратта, сыерны ел әйләнәсе яхшы итеп ашатырга кирәк. Хәтта җәйләүгә күчкәч тә, сөтне арттыра торган сенаж бирү берничә хуҗалыкта үз нәтиҗәсен күрсәткән. Барлык хуҗалыкларга да сенажны курган гына итеп түгел, ә базга салу бурычы куела.
ГОЛЬШТЕЙНГА ҖИТӘМЕ СОҢ?
Яхшы ашатудан тыш, сыерның нәселе дә шәп булырга тиеш. Югары сөт бирүчәнлеккә ирешүнең бер юлын районның селекция-нәсел хезмәте башлыгы Айрат Фәрит улы Мөхәммәтдинов, нәселне кайгыртуда күрә. Хуҗалыклардагы сөт бирә торган 80 % сыер “гольштейн» токымлы. Калган процентны да нәселлегә әйләндерергә кирәк хәзер. Моңа безнең потенциал бар, ди Айрат Фәрит улы. Кайчандыр җәйләрен 600-700 бозау туса, хәзер ел дәвамында хуҗалыклар 13600 баш бозау алуга иреште. Җәйге чорда 1100 баш сыер бозау китерә, 3600 баш терлек даими сөт бирә, бу сан сентябрь айларына 3400гә җитә. Таналар белән эшләүне камилләштерү көн кадагына куела: барлык сыерларның 35 %ын алыштыру сорала, ягъни, көтү яңарып торырга тиеш.
“Әнәк” агрофирмасы җитәкчесенең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча урынбасары Радик Гәрәев брифингта катнашучыларга “ТИЗДӘН БЕР СЫЕРГА ТУРЫ КИЛӘ ТОРГАН СӨТНЕ 27 КИЛОГРАММГА ҖИТКЕРӘЧӘКБЕЗ”,-дип вәгъдә бирде. Чыннан да агрофирманың алга куелган планны үтәргә тулы мөмкинлеге бар. Баланслап төзелгән туклану рационы, савым сыерларының генетикасын фәнгә нигезләп яхшырту( танылган ВВС компаниясеннән сыйфатлы орлык кайтарталар), сөтчелек фермаларының үтә заманча җиһазланышы, иң мөһиме- яңалыкны тиз отып алып, эшчәнлектә куллана белә торган эшче һәм белгеч кадрлар булу- күп итеп, тотрыклы рәвештә сөт саварга мөмкинлек бирә торган факторлар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Регина Рамил кызы Муллахмәтова КФХ һәм ЛПХ ларда да сөт күләмен арттырырга потенциал җитәрлек, дип саный.
Токымлы таналар кайтартуда “Нуретдинова” хуҗалыгы быел шактый уңышлы эшли. Зөбәрҗәт Нуретдинованың сыерлары белән бергә, “Әмиров” һәм “Яппаров” КФХлары иң күп сөт җитештерә. Регина Рамил кызы, алда телгә алган мөмкинлекләрдән тыш, ветеринария ярдәме һәм вакытында каплатуны да хәл итсәләр, шәхси мал тотучылар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары да сөтне югары күләмдә ел буена тота алачак, дип саный.