АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Безнең яшәеш - малда

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Кәзкәй – соңгы елларда мөгезле эре терлек баш санын һәм сөт сатуны шактый арттырып, терлекчелек өлкәсендә үзенең ныклы позициясен булдыруга ирешкән җирлек.Бүгенге көндә ике авылны берләштергән җирлектә 454 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 240гы – савым сыерлары.

Җирлек башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев билгеләп үткәнчә, бу үсеш, беренче чиратта, халыкның үҗәтлеге, эшкә ныклыгы белән аңлатыла. Җирлек башлыгы берәүне дә, өйдән-өйгә кереп, терлек асрарга үгетләп йөрми биредә, әмма терлек торгызырга ният кылучылар өчен һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер ул.

Ирек Рәхимов – җиң сызганып терлек асрарга карар кылган кәзкәйлеләрнең берсе. Өч ел элек бу максатын тормышка ашырыр өчен дәүләт ярдәме дә алган ул. Бүген аның хуҗалыгында сигез сыеры бар,  җидесенең сөтен тапшырып,  ай саен гаилә бюджетын ярыйсы ук  тулыландырып тора Рәхимовлар. Җәйге чорда маллар авыл көтүенә кушыла, көзге-кышкы чорда аларны тәрбияләү тулысынча торакта башкарыла. Ирек абый үзе ел әйләнәсе “Актаныш” агрофирмасы ярдәмен тоеп яшәвен дә ассызыклады.

Җирлектәге терлекнең лейкоз белән зарарлану дәрәҗәсен артык югары дип әйтеп булмый, әмма ул бар. Быел 11 малкайга “лейкозлы” тамгасы сугылган. Ирек Рәхимов хуҗалыгын да урап үтмәгән авылларның төп баш бәласенә әверелгән бу авыру. РИД уңай нәтиҗә биргән сыер ит комбинатына озатылган. Хуҗаны исә лейкозның нәкъ менә сатып алынган малда ачыклануы борчый. Моңа кадәр ул сыерларын үз ихатасындагы үгез белән каплата торган булган, тора-бара, заман таләбенә ияреп, ясалма орлыкландыруга күчкән.

- Акча түләп каплатып карадым. Беренче тапкырдан ук сыерлар каплатылмый. Бу юл шактый чыгымлы килеп чыга. Ә үгез белән каплату 100 % нәтиҗә бирә, - ди ул.

Шуңа күрә дә алга таба Рәхимовлар кабат  үгез “ярдәменә” мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

- Безнең яшәеш терлекчелектә инде. Шуның белән яшибез, иртәбез маллар белән башлана, шулар белән тәмамлана. Җирлектә мал үрчетергә тулы мөмкинлек бар. Асрый алган кадәр асрарга иде әле, - ди уңган хуҗа.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International