Актанышта ирекле халык дружинасы вәкилләре хөрмәтләнде

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Ирекле халык дружиналарының максаты - җәмәгатьчелек урыннарында тәртип саклау. Бүгенге көндә Актаныш районының 25 авыл җирлегендә әлеге дружиналар  бар һәм алар тәртип сакчыларына алыштыргысыз ярдәм булып тора.

Актанышның ирекле халык  дружинасы үз эченә 35  оешма вәкилен ала. Районда ирекле халык дружинасы штабы җитәкчесе  итеп башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева билгеләнгән, командиры - Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Назил Латыйпов.

Районыбызның 675 дружинныгы  җәмәгать тәртибен саклауда полиция белән актив эшли. 2019 елда  алар ярдәме белән 1 җинаять эше һәм  42  административ  хокук бозу очрагы ачыкланган.

Бүген  Актанышта 2019 елның икенче  яртыеллыгы  нәтиҗәләре буенча иң яхшы ДНД хезмәткәрләре  хөрмәтләнде. Бу юлы Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр  белән Рания Фаррахова,  Айгөл Галимҗанова, Рәвия Әхмәтова, Айрат Дәүләтбаев, Илнур Садыйков, Рәфидә Наҗарова, Ренат Газетдинов, Аяз Мусин, Лилия Муллагалиева бүләкләнде.

Актаныштагы ирекле халык дружинасы командиры Наил Назиф улы  алар белән аерым-аерым очрашып, җәмәгать тәртибен саклауга керткән хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде. Коронавируслы вәзгыять шартларында хөрмәтләү барлык саклык чараларын төгәл үтәп башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International