Республика гранты Кәзкәй халкын юллы һәм сулы иткән

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Узган ел Кәзкәй авыл җирлеге 1,5 миллион сумлык грант откан иде. Республика булдырган грант авыл җирлекләрендә халык тормышы өчен аеруча әһәмиятле объектларның матди-техник базасын ныгыту, социаль инфраструктура объектлары, авыл эчендә юллар төзү, су кертү, техника сатып алу, авылларны төзекләндерү һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итү максатында бирелә.

Кәзкәйлеләр дә аннан бик зур файда күргән. Аның бер өлешенә Тыңламас авылына су кертүгә ирешкәннәр. 750 метр арада торбалар сузылып, халык суга тиенгән. Бер өлеш акчалар 710 метр юл салуга һәм Кәзкәйнең 1 Май урамы юлларын төзекләндерүгә юнәлтелгән.

Грант акчаларына Кәзкәй авыл җирлеге тагын бер бик мөһим проблеманы чишкән. Ул да булса, җирлекнең ике авылына да мотопомпа һәм янгын резервуарлары булдырылган. Киңәшмәдә катнашкан җирлек башлыкларына Мәхтүмҗан Хөрмәев шушы җиһазларны тәкъдим итте. Киләчәктә һәр авыл җирлегенә мотопомпа булдыру бурычы куелды.  


Җәйге чорда авылларда янгын чыгу куркынычының югары булуын исәпкә алсак, янгынга каршы әзерлек чаралары җиренә җиткереп башкарылырга тиеш. Өстәвенә, янгын әледән-әле уяулыкны сынап тора. 28 май иртәсенә Такталачык җирлегендә теркәлгән янгын бер райондашыбызның гомерен алып китте. Шуңа күрә бу юнәлештә эш даими алып барылырга тиеш. Социаль яктан куркыныч саналган гражданнарның йортларын янгын чыгуны хәбәр итә торган датчиклар белән җиһазлау да җирлек башлыклары өстендә.


Кәзкәй җирлегендә су белән тәэмин ителеш тә уңышлы гына башкарылып килә. Халыкны су белән тәэмин итү максатыннан өч скважина чокылган, махсус анализ суның сыйфатлы икәнен күрсәткән. Тиздән дүртенче скважина сафка басып, ул кәзкәйлеләрне чиста су белән сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International