Быел Актанышта “Безнең ишегалды” программасы буенча 4 квартал төзекләндереләчәк

2020 елның 29 мае, җомга

“Безнең ишегалды” программасы Татарстанда тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак. Илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле катлаулы икътисади вәзгыять уңаеннан, программаны үтәү вакытын 3 елдан 5 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде. Быел  республикада 1 меңгә якын ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

Актаныш үзәгендә дә  күптән көтелгән төзекләндерү эшләре башланды. Масштаблы эшкә старт беренче кварталдан бирелде.  “Безнең ишегалды” программасы буенча эшләр старт алды. Искәртеп үтәбез, быел  Актанышта барлыгы барлыгы 4  ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла. Беренче эшләрнең барышы белән 27 май көнне район башлыгы Энгель Фәттахов танышты.

Җимерелгән юллар, тротуарлар, иске балалар мәйданчыклары - боларның барысы да беренче кварталда урнашкан 15 күпфатирлы йортта яшәүчеләр өчен үткәндә калып бара. Хәзерге вакытта бу территориядә урнашкан күпфатирлы йорт ишегалларында юлларны һәм тротуарларны ремонтлау бара. Икенче адым - тышкы яктыртуны җайлау. Иң соңгы этап булып и исә уен мәйданчыклары, ял зоналары булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International