Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 4 июнендә 11:00 сәгатьтә бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча мәгълүмат вебинарына чакыра. Вебинар кече һәм урта эшкуарлык субъектларына коронавирус йогышлы авыруы белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатында оештырыла.
Җәйнең беренче атнасы узып бара, бу вакытта инде Актаныш гөлчәчәкләр иленә әверелә иде. Һәр оешма, һәр кибет, һәр уку йорты, гомумән, шәхси йортларда яшәүчеләр, хәттә күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә кадәр үз территорияләрен матурлап, тәртипләп куялар, бер-берсе белән узыша-узыша чәчәкләр утырта иде. Быел Актаныш урамнарыннан үткәндә, чабылмаган, биек булып үскән үлән-печән, агартып чистартылмаган бордюрлар, анда-санда гына утыртылган чәчәкләр каршы ала, озатып кала. Әлеге вәзгыять район башлыгы Энгель Фәттаховны да борчуга салды. Бүген райондагы оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә Энгель Нәвап улы кичекмәстән Актаныш урамнарында тәртип салырга кушты:
- Үзебез җитәкли торган, көн саен килеп эшли торган оешма биналарын чиста һәм матур тоту-безнең төп бурычыбыз. Актанышны, элеккечә, гөлбакчага әйләндерик әле,- диде район җитәкчесе.
Җәйнең тәүге көнендә Иске Байсар авылында гомер итүче райондашыбыз Мөхәссәнә Шәрип кызы 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
.jpg)
2 июнь көнне хакимимят бинасында үткән сишәмбе брифингы Актаныш муниципаль районында санитар чистарту икеайлыгының барышына багышланып, ул район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә гамәлләштерелде.
.jpg)
Актаныш – Пучы юлының 17 (+590) -21 (+368) нче километрларында, ягъни Теләкәй тавы өлешендә, киң масштаблы ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, әлеге юнәлештә хәрәкәт итү агымдагы елның 30 сентябренә кадәр чикләнә. Бу вакыт аралыгында автомобильләр Актаныш – Бүләк – Татар Суыксуы – Яңа Кормаш маршруттыннан хәрәкәт итәргә тиеш. Бу нисбәттән хәрәкәкт юнәлешендә аңлаешлы юл билгеләре урнаштырылган – игътибарлы булыгыз! Шулай ук Актаныш –Киров, Актаныш – Байсар трассалары аша йөрү мөмкинлеге дә саклана.
Вакытлыча кертелгән чикләүләргә буйсынып хәрәкәт итүегез сорала, хөрмәтле автомобильчеләр! Бу юл хезмәте вәкилләренә тоткарлыксыз эшләргә ярдәм итәчәк.
.jpg)
Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә
Бүген 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 435 700 бала 10 мең сум күләмендә акча алган. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә
Хөрмәтле балалар, үсеп килүче яшь буын, райондашлар!
Сезне 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан тәбрик итәм. Сезгә саулык-сәламәтлек телим. Йөзләрегез, күңелләрегез һәрчак шат булсын иде.
Балалар – безнең киләчәгебез. Әти-әнинең, әби-бабайларның бар тормышы балалар дип үтә. Аларны яхшырак тормышта яшәтергә, белемлерәк, тәүфыйклырак итәргә тырыша. Шуңа күрә илебез җитәкчелеге тарафыннан балаларыбызның бәхетле балачагы булсын өчен бик күп эшләнә.
Районыбызда биш меңгә якын үсеп килүче яшь буын бар. Алар безнең зур байлыгыбыз булып тора.