Җәйнең тәүге көнендә Иске Байсар авылында гомер итүче райондашыбыз Мөхәссәнә Шәрип кызы 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. 21 еллык хезмәт стажы булган мөхтәрәм затка РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын, аның котлау открыткасын җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров тапшырды. Рәмис Мөхәммәтхамис улы Мөхәссәнә Хөсәеновага тәбрик сүзләрен ирештереп, аңа киләчәктә имин көннәр, сәламәтлек теләде.
Гомеренең 95нче җәен каршы алучы юбиляр дүрт балага гомер бүләк иткән, бүгенге көндә аның 9 оныгы, 12 оныкчыгы бар.
“Илләр тыныч, еллар имин булсын!” – дигән теләк белән башлана хөрмәтле затның һәр иртәсе.
Ходай насыйп иткән гомерегезне кадер-хөрмәттә, тән һәм җан саулыгы белән үтәргә язсын Сезгә, Мөхәссәнә Шәрип кызы!