Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 4 июнендә 11:00 сәгатьтә бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча мәгълүмат вебинарына чакыра. Вебинар кече һәм урта эшкуарлык субъектларына коронавирус йогышлы авыруы белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатында оештырыла.
Вебинарда идарә вәкилләре салымнар һәм җыемнар түләү буенча кичектерү һәм кичектереп тору процедурасы турында);
федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү тәртибе турындасөйләячәкләр, бизнеста туа торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Вебинарда катнашу өчен интернет тизлеге кимендә 2 Мбит/с һәм Chrome браузеры булган компютер кирәк. Вебинарда https://online.sbis.ru/Events/e683e170-c528-47c9-9c60-cf207036e84c сылтамасы буенча катнашырга була. «Мин катнашачакмын» дигән йөкләмәгә басарга кирәк.