Җәйнең беренче атнасы узып бара, бу вакытта инде Актаныш гөлчәчәкләр иленә әверелә иде. Һәр оешма, һәр кибет, һәр уку йорты, гомумән, шәхси йортларда яшәүчеләр, хәттә күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә кадәр үз территорияләрен матурлап, тәртипләп куялар, бер-берсе белән узыша-узыша чәчәкләр утырта иде. Быел Актаныш урамнарыннан үткәндә, чабылмаган, биек булып үскән үлән-печән, агартып чистартылмаган бордюрлар, анда-санда гына утыртылган чәчәкләр каршы ала, озатып кала. Әлеге вәзгыять район башлыгы Энгель Фәттаховны да борчуга салды. Бүген райондагы оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә Энгель Нәвап улы кичекмәстән Актаныш урамнарында тәртип салырга кушты:
- Үзебез җитәкли торган, көн саен килеп эшли торган оешма биналарын чиста һәм матур тоту-безнең төп бурычыбыз. Актанышны, элеккечә, гөлбакчага әйләндерик әле,- диде район җитәкчесе.
.png)
Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов һәр оешма-предприятиенең чистартып-тәртипләп куярга тиешле урын-зонасын барлап, җитәкчеләргә җиткерде.
Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева район үзәгендәге оешма-предприятие территорияләрендәге чисталыкны анализлады, зәвыкъ белән чәчәкләр утыртуга бәя бирде.
.png)
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, технологик техникум,
,
үзәк хастаханә, "Бүләк" лагере,
.png)
кече нефть компаниясе, саклык банкы территорияләре иң үрнәк оешмалар буларак билгеләнде. Башка оешмаларга кимчелекләрне тиз арада бетерергә кушылды.
.png)
Район башлыгы Энгель Фәттахов соңгы елларда тукталып торган “Өй алдыбыз гөлбакча” район бәйгесен кабат торгызырга, бәйге җиңүчеләрен август аенда билгеләп, бүләкләргә кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде.