Хокукый мәгълүмат порталында «күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 13.07.202020 ел, №202-ФЗ Федераль законы басылып чыкты.
Яр Чаллы территориаль органының “кайнар линия” телефонына су өчен фильтрлар сату турында кабат шалтыратулар ешайды. Фильтрларны өйдә сату суга экспресс-тест формасындагы ялган технологияләр кулланып башкарыла.
Күпчелек очракта алданган сатып алучылар - өлкән яшьтәге кешеләр (пенсионерлар һәм инвалидлар), алданган кулланучылар булуга карамастан, алар эшкә сәләтле гражданнар булып торалар һәм күрсәтелгән товарларны үз теләкләре белән сатып алалар, тиешле документларда имзалары билгеләнгән.
20 июль көнне “Чишмә” агрофирмасы борчак егуны башлап җибәрде. Барлыгы 100 га мәйданны били әлеге культура.
Кыр корабларын тәҗрибәле, дистә еллар буена урып-җыю эшендә катнашкан механизаторлар иярли.
Фәнил Идрисов “Полесье” комбайнында өченче урып-җыю сезонын каршылый:
- Иртәнге дүрттә үк аяк өстендә инде без. Басуга алты тулганчы ук килгән идек. Быел басулар бик матур, безнең дә эш күләме зур булачак. Икмәкләрне исән-сау җыеп алырга язсын!
Фәнил абый улы Илдарны да яшьтән үк үзе белән машина-трактор янында йөртә, яшүсмер чагыннан әтисенең ярдәмчесе булып эшләгән егет хәзер үзе “МакДон” комбайны белән камылларны теземнәргә ега. Гомумән, авылда ныклап төпләнгән егет. Армиядән кайткач, берара читкә дә китеп эшләп йөргән. Әмма авыл һавасы аны тартып кайтара, җитәкчелек яшь кадрны эш белән тәэмин итә, йорт салып бирә. Шулай булгач, ничек җаның-тәнеңне биреп эшләмисең ди!
“Нива” комбайнын иярләгән Шамил Гарифуллин да игеннәргә карап соклана. Гомер буе комбайнчы булып эшләгән игенченең эш дәверендә мондый икмәкле ел булдымы икән әле?! Ул үзенә ярдәмче итеп технологик техникумны тәмамлаган Илназ Шакировны алган. Аграр уку йортын тәмамлаган Илназ өчен быелгы урак эшкә өйрәнү дә, игенчелектә беренчел тәҗрибә дә, Шамил абыйсы әйтмешли, акча эшләү дә.
“Чишмә” агрофирмасы быелгы ашлыкны кабул итәргә тулысынча әзер. Баш агроном Рөстәм Мостафин горурланып, яңа ашлык кабул итү склады төзелүе турында да сөйләде.
“Безнең ишегалды” программасы кысаларында төзекләндерү эшләре 1 кварталда яз аенда ук башланып киткән иде. Актанышның 1 нче кварталында 15 йорт. Шуның нибары икесе генә яңа төзелгән. Ә калган 13 йорт Актанышта беренче салынган таш йортлар. Күптән йорт яннары һәм ишегаллары төзекләндерелмәгәнлектән халыкның да моң-зарлары күп җыелган биредә. Балалар мәйданчыклары, кер элгечләр, йорт яннарындагы утыргычлар, чүп чиләкләре кую – һәммәсе буенча да фатир хуҗаларының үз тәкъдимнәре. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган очрашуларда алар, өстәп, үзләренең сорау-тәкъдимнәрен дә җиткергәннәр иде.
24 июльдә Актаныш районында кыр форматында «Актанышта кыр көне – 2020» күргәзмәсе узачак. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында рәсми ачу тантанасы Иске Байсар авылында “Ташкын” җәмгыятенең тәҗрибә участогында була.
18 июль көне Яңа Балтач авылындагы ике гаилә өчен шактый маҗаралы, тынгысыз була. Урманның котырган төлкесе авылга “кунакка” мал лапасына килә. Малларның тынгысызлануына игътибар иткән хуҗа шау-шу кубарганнан соң, төлке, качып, күрше ихатаның лапасына керә. Ике хуҗа, берләшеп, төлкене кысрыклыйлар һәм үзләренчә хәлне чишәләр - төлкене сәнәк белән кадап үтерәләр. Котыру авыруы, авылга курыкмый кергән җәнлекләр, алар салган зыян турында хәбәрдар күршеләр тиз арада Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Илшат Кәшбразыевка мөрәҗәгать итәләр. Ә ул үз чиратында район ветеринария хезмәтенә хәбәр итә.
31 июль- Корбан бәйрәме. Быел Корбан гаете үзгә шартларда уза. Бу. әлбәттә, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле. Бүгенге сишәмбе брифингында да әлеге темага зур урын бирелде.
Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Корбан гаетен үткәрү, намаз уку, корбан чалу тәртипләре белән таныштырды.
Корбан гаете өч көн дәвам итә. Корбан чалу 2 август көнне кояш баеганчыга кадәр рөхсәт ителә. ТР Диния нәзарәте тәкъдиме белән гает намазлары ачык һавада үткәрелә. 31 июль көнне иртәнге бишенче яртыда,ягъни 04.30 сәгатьтә Актанышта Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда Корбан гает намазы укылачак. Гает намазының ни өчен мәчетләрдә укылмавын аңлатып тору кирәкмидер дә. Гает вәгазьләре тыңлап, намаз укылганнан соң өйләргә таралып, корбан чалына. Шушы рәвешле авыл җирлекләрендә дә гает намазы укыла. Гает намазы укылмыйча корбан чалырга ярамый.
.png)
“Актаныш”, “Әнәк” агрофирмасы – арпа, “Таң”, “Нур Баян” көзге бодайны суктырып карады. Уртача уңыш гектарыннан 60 центнер.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән 21 июльгә кадәр 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 22 июлендә
2020 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, яшенле яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җилнең көчәюе, урыны белән көчле яңгыр; төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
“Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” бүләге Вәлиев Ленис Әнәс улына һәм Солтанов Булат Флүн улына тапшырылды.