ТИЗДӘН МӨСЕЛМАННАРНЫҢ ИҢ ИЗГЕ БӘЙРӘМЕ- КОРБАН ГАЕТЕ!

2020 елның 21 июле, сишәмбе

31 июль- Корбан бәйрәме. Быел Корбан гаете үзгә шартларда уза. Бу. әлбәттә, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле. Бүгенге сишәмбе брифингында да әлеге темага зур урын бирелде.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Корбан гаетен үткәрү, намаз уку, корбан чалу тәртипләре белән таныштырды.

Корбан гаете өч көн дәвам итә. Корбан чалу 2 август көнне кояш баеганчыга кадәр рөхсәт ителә. ТР Диния нәзарәте тәкъдиме белән гает намазлары ачык һавада үткәрелә. 31 июль көнне иртәнге бишенче яртыда,ягъни 04.30 сәгатьтә Актанышта Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда Корбан гает намазы укылачак. Гает намазының ни өчен мәчетләрдә укылмавын аңлатып тору кирәкмидер дә. Гает вәгазьләре тыңлап, намаз укылганнан соң өйләргә таралып, корбан чалына. Шушы рәвешле авыл җирлекләрендә дә гает намазы укыла. Гает намазы укылмыйча корбан чалырга ярамый.

 Нинди мал корбан өчен яраклы?

Олы малга ике яшь, сарык малына бер яшь тулган булырга тиеш. Әгәр кече малларга(сарык, тәкә, кәҗә) бер яшь тулмаган, алты ай чамасы гына икән, бу очракта гәүдәсе бер яшьлек малныкы кадәр булуы шарт.

Район үзәгендә олы мал чалу оештырыла. Аның итен мохтаҗларга, мескеннәргә тарату күздә тотыла. Махсус мал чалу урынында һәм “Сугаз” оешмасы ихатасында мал чалу урыннары да билгеләнгән.

Кемнәр корбан чалдырырга тиеш?

Гаилә бурычларсыз һәм хуҗаның 16 мең сум күләмендә ирекле акчасы бар икән, дини канунннар буенча кече мал чалу кирәк. Итен бөтен көе үзеңдә калдырырга да була. Әгәр мөмкинлегең бар икән, пәйгамбәребез Мөхәммәт саләллаху галәйһи үә сәллам  әйткәнчә, бер өлешен мохтаҗларга, бер өлешен туганнарга таратырга, бер өлешен гаиләгә калдырырга мөмкин.

Битлек һәм перчаткалар Корбан гаетендә дә мәҗбүри

Иминлекне тәэмин итү өчен Корбан гаетендә дә маска һәм перчаткалардан булу мәҗбүри. Бу хакта Руслан хәзрәт Мортазин белән Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары Луиза Хафизова да брифинг барышында кат-кат әйттеләр. Луиза Мәхиян кызы 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең кеше күп йөри торган урыннарга барудан тыелып торуларын сорады. Чөнки республикада вәзгыять киеренке: һәр дүрт кешенең берсендә вируслы авыру теркәлә, кайбер очракларда авыру аяныч тәмамлана.

Стадионнарда, Сабантуй урыннарына кергән вакытта да, гает намазы укыганда да кешеләр арасында 1, 5 м санитар дистанция сакланырга, битлекләр чиста булырга, юылганнансоң парлы үтүк белән үтүкләнергә тиеш. Гает вакытында кеше төчкерсә, битлек юешләнсә, шунда ук чистага алыштырырга кирәк. Әйләнә-тирәдә вирус яшәвен дәвам итә. Шуңа күрә перчаткалардан йөрергә һәм антисептиклардан кулларга даими дезинфекция ясап тору киңәш ителә.

Корбан чалу урыннары, эш кораллары корбан чалу башланганчы ук һәм тәмамлану белән дезинфекцияләнергә тиеш. Чалынасы малның сәламәт булуы шарт, ветеринария хезмәте тарафыннан белешмә булу мәҗбүри. Итне бүлгән урында санитар таләпләр үтәлү мөһим. Балта, пычаклар дезинфекцияләнә, бүленгән ит аерым полиэтилен капчыкларга салына, кул белән кагылмыйча, мохтаҗларга илтеп тапшырыла. Сугым малын чалучы да битлектән булырга, аңа ярдәм итүчеләр белән ике арада дистанция сакланырга тиеш.

Корбан бәйрәмен үткәрү авыл җирлеге башлыгының  вазыйфасы

Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Корбан бәйрәмен үткәрү авыл җирлекләре башлыкларының төп вазыйфасы дип саный.

Һәр җирлек ачык һавада Корбан бәрәмен үткәрү урынын үзе хәл итә, ул мәчет ишек алдында яки авыл уртасындагы Сабантуй урынында да булырга мөмкин. Бу мәйданчыкларны чистарту, печәнен чабып кую кирәк, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре тавыш көчәйткечләрне көйләп хәзрәтләргә ярдәм итсә иде.  Башка еллардагы күркәм гадәтләрне дә онытмыйсы иде, дип, Рәйхан Флүс кызы, гает намазыннан соң коймак-тәбикмәкле чәй өстәле әзерләү тәкъдимен әйтте. Әлбәттә, барлык санитар кагыйдәләр төгәл үтәлеп, халык сәламәтлеге сакланса гына мондый чәй эчүләргә рөхсәт бирелә.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International