“Безнең ишегалды” программасы: 1 нче кварталдагы төзекләндерү эшләре барышы белән район башлыгы Энгель Фәттахов танышты

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында  төзекләндерү эшләре 1 кварталда яз аенда ук башланып киткән иде. Актанышның 1 нче кварталында 15 йорт. Шуның нибары икесе генә яңа төзелгән. Ә калган 13 йорт Актанышта беренче салынган таш йортлар. Күптән йорт яннары һәм ишегаллары төзекләндерелмәгәнлектән халыкның да моң-зарлары күп җыелган биредә. Балалар мәйданчыклары, кер элгечләр, йорт яннарындагы утыргычлар, чүп чиләкләре кую – һәммәсе буенча да фатир хуҗаларының үз тәкъдимнәре. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган очрашуларда алар, өстәп, үзләренең сорау-тәкъдимнәрен дә җиткергәннәр иде. Бүгенге очрашуда да Энгель Нәвап улы һәр йорт буенча булган тәкъдимнәрнең үтәлеше белән танышты, йортта яшәүчеләр белән фикер алышты.

Беренче квартал -  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  программасы буенча Актаныш районында төзекләндерелүче беренче ишегалды, башкарылган эшләрнең сыйфатын Энгель Фәттахов шәхсән үзе бәяләде.

2024 елга кадәр “Безнең ишегалды”  программасы нигезендә Актанышта күпфатирлы йортлар урнашкан барлык кварталлар да төзекләндереләчәк. Халык тәкъдимен искә алып уңайлы мохит тудыруда район җитәкчелегенең, җаваплы оешмаларның да үз идеяләре, үз ярдәмнәре белән кушылуы аеруча сөенечле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International