Актаныш районында урып-җыю кампаниясе башланып китте

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Актаныш районында урып-җыю кампаниясе башланып китте, игенчеләребез 19 июльдән уракка төштеләр. Узган  атнада районда комбайннар парады уздырылып, 93 комбайнның урып-җыюга әзерлеге каралды. Комбайннарны тиешле югарылыкта урып-җыюга әзерләгән 48 комбайнчыга район башлыгы Энгель Фәттаховның премияләре тапшырылды. Быел комбайнчыларның теория белемнәре дә сыналды, югары әзерлекле 9  комбайнчыга 5 мең сум премия тапшырылды. Быелгы урып-җыю кампаниясенә районга 5 яңа комбайн кайтты. Район буенча бер комбайнга эш йөкләнеше 570 гектар. Комбайн йөкләнеше аз булган хуҗалыкларда комбайнчылар сыйфатка эшли. Икмәк тә югалтуларсыз җыеп алына. Ә инде мәйдан күп туры килгән очракта комбайн. кызу тизлектә эшләп, ашлыкны сугып алу сыйфатын төшерә. Әлеге хакта сишәмбе брифингында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев бәян итеп, һәр хуҗалык буенча анализ ясады.

Районда бөртеклеләрне 44 383 гектарда җыйнап аласы бар. 6904 гектарда техник культуралар. “Актаныш”, “Әнәк” агрофирмасы – арпа, “Таң”, “Нур Баян” көзге бодайны суктырып карады.  Уртача уңыш гектарыннан 60 центнер. Узган еллар белән чагыштырганда игеннәрнең уңышы да мул, җыеп аласы мәйданнар да артык. Яңа технологияләр кулланып, һәр хуҗалык икмәк уңышын үстерүдә агротехник чараларны вакытында үтәде. Шунлыктан, югалтуларсыз мул уңыш җыйнап алу һәм куйган хезмәтнең бәрәкәтен күрү, кыйммәт бәядән сатып, икътисадны ныгыту  - һәр хуҗалыкның максаты.

Икмәкне югалтуларсыз җыеп, чистартып һәм киптереп саклауга куюда хуҗалыкларда амбар хезмәтен, киптерү агрегатлары эшчәнлеген яхшыртуда соңгы елларда актив эшчәнлек алып барылды. Мәсәлән, “Әнәк” агрофирмасы үз икмәген тулысынча үз амбар һәм элеваторында саклый ала. “Башак”, “Тамыр”, “Чишмә”, “Чишмә” агрофирмасы, “Ташкын” хуҗалыкларында да бу юнәлештә эш яхшы оештырылган.

Кырлардагы икмәкне ташу өчен 73 йөк машинасы беркетелгән. Амбар алдында ашлык чистарту, икмәк эшкәртү өчен авыл халкы, балалар, өлкәннәр җәлеп ителгән. Кадрлар әзерлеген тәэмин итүдә комбайнчылар үзләренә ярдәмчеләр алды һәм аларны техника серләренә, эш тәртибенә өйрәтәләр.

Район  авыл хуҗалыгы идарәсенең  җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов брифингта райондагы икмәк уңышын арттырудагы эшчәнлек белән дә таныштырды. Бөртеклеләрнең 40 проценты көзге культуралар. Бодай уңышының да, арпа уңышының да гектар биреме зур. Уңыш мул булса да, көзге культураларны югалтуларсыз вакытында җыеп алу игенчеләрдән киеренке хезмәт куюны сорый. Аз гына соңга калдыңмы – көзге культураларның бөртеге коела башлый. Шуңа да Рәфит Яһүдә улы комбайннарга йөкләнеш зур булган хуҗалыкларда тәүләк дәвамында эш оештырырга киңәш итте. Явым-төшем булган очракта да мобиль эшләү кирәк.

Көзге чәчү өчен бүгенге көндә 6 мең гектарда җир әзерләнгән инде. 18-19 мең гектар җир әзерләү максаты куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International