Актанышта җәй дәвам итә!

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь - Россия көне уңаеннан Балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Мәдәният һәм сәнгать паркында, "Алтынчәч" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре белән берлектә, зур һәм матур чара үткәрделәр.

Китапханәчеләр Алена Галиева һәм Айсылу Мирзанурова яшь буынга милли үзаңны тәрбияләүгә зур игътибар юнәлттеләр. Аларның оста оештырылган чыгышлары, милли символларны (самовар, гармун, матрешка, агач кашык, киез итек һ.б.) аңлатулары, китап күргәзмәсе белән таныштырулары балаларның күңеленә үтеп керде. Чараның һәр минуты шатлыклы мизгелләргә тулы булды. Балалар, Россиянең бай тарихы һәм мәдәнияте белән танышып, төрле уеннарда катнашып, яңа белемнәр алдылар. Аеруча, "Тиз йөрүче итекләр", Убырлы карчык", "Россия флагы төсен җый" кебек уеннар балаларның күңеленә хуш килде. Бергәләп асфальтка рәсемнәр ясау, флешмоб һәм биюләр башкару, уеннарда катнашу – болар барысы да балаларның иҗади сәләтләрен ачуга, аларның хәрәкәтчәнлеген үстерүгә ярдәм итте. "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бу чараның уңышлы узуында зур роль уйнады. Алар балаларны әзерләп китерделәр: Россия төсендәге футболкалары, кечкенә флаглары, кызларның Россия төсендәге итәкләре шуның ачык дәлиле иде, һәм дә, аларның актив катнашуын, кечкенәләрнең һәр хәрәкәтен хуплап, энергияләрен югары дәрәҗәдә тотарга ярдәм иттеләр. Китапханәчеләрнең милли рухны күтәрүгә, яшь буынны Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән эшчәнлекләре бик мөһим. Россия – ул бары тик ил генә түгел, ул безнең тарих, мәдәният, гореф-гадәтләребез, бәяләп бетергесез байлыгыбыз. Россия көне уңаеннан оештырылган бу тантана, һичшиксез, балаларның хәтерендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International