Актанышның спортсөярләре хөрмәтләнде

2020 елның 21 июле, сишәмбе

13 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды. Районыбызның иң җитез егет-кызлары алтын билгеләрне һәм таныклыкларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхаев кулыннан кабул итеп алды.

Алар: Ленар Әхмәров, Илшат Гайнуллин, Рузил Исхаков, Илнур Локманов, Илназ Мәгъданов, Аяз Сәрваров, Айнур Хөсәенов, Ленис Вәлиев, Шәһриназ Газетдинова, Булат Сафин, Илмар Исламов, Ләйсән Лотфуллина, Равил Таймасов.

“Чаңгы төре буенча спорт мастерлыгына кандидат” исеменә Хаҗиев Равил Фагыйтьҗан улы лаек булды.

“Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” бүләге Вәлиев Ленис Әнәс улына һәм Солтанов Булат Флүн улына тапшырылды.

Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары белән Хаҗиева Алмазия Индус кызы, Мусин Рөстәм Робсон улы, Бәхтиева Лилия Фәрит кызы, Мөхәммәтова Илиза Мөхәммәтвәгыйзь кызы, Хөҗҗәтов Илназ Наил улы, Газетдинова Шәһриназ Илһам кызы; Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыятенең Рәхмәт хаты белән Мөхәммәтова Илиза Мөхәммәтвәгыйзь кызы; Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Гыйльфанов Рамил Гамил улы; Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Фәләхов Альберт Илшат улы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International