Комбайнчы Фәнил Идрисов: “Быел басулар бик матур, икмәкләрне исән-сау җыеп алырга язсын!”

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

20 июль көнне “Чишмә” агрофирмасы борчак егуны башлап җибәрде. Барлыгы 100 га мәйданны били әлеге культура.

Кыр корабларын тәҗрибәле, дистә еллар буена урып-җыю эшендә катнашкан механизаторлар иярли.

Фәнил Идрисов “Полесье” комбайнында өченче урып-җыю сезонын каршылый:

- Иртәнге дүрттә үк аяк өстендә инде без. Басуга алты тулганчы ук килгән идек. Быел басулар бик матур, безнең дә эш күләме зур булачак. Икмәкләрне исән-сау җыеп алырга язсын!

Фәнил абый улы Илдарны да яшьтән үк үзе белән машина-трактор янында йөртә, яшүсмер чагыннан әтисенең ярдәмчесе булып эшләгән егет хәзер үзе “МакДон” комбайны белән камылларны теземнәргә ега. Гомумән, авылда ныклап төпләнгән егет. Армиядән кайткач, берара читкә дә китеп эшләп йөргән. Әмма авыл һавасы аны тартып кайтара, җитәкчелек яшь кадрны эш белән тәэмин итә, йорт салып бирә. Шулай булгач, ничек җаның-тәнеңне биреп эшләмисең ди!

“Нива” комбайнын иярләгән Шамил Гарифуллин да игеннәргә карап соклана. Гомер буе комбайнчы булып эшләгән игенченең эш дәверендә мондый икмәкле ел булдымы икән әле?! Ул үзенә ярдәмче итеп технологик техникумны тәмамлаган Илназ Шакировны алган. Аграр уку йортын тәмамлаган Илназ өчен быелгы урак эшкә өйрәнү дә, игенчелектә беренчел тәҗрибә дә, Шамил абыйсы әйтмешли, акча эшләү дә.

“Чишмә” агрофирмасы быелгы ашлыкны кабул итәргә тулысынча әзер. Баш агроном Рөстәм Мостафин горурланып, яңа ашлык кабул итү склады төзелүе турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International