24 июльдә Актаныш районында кыр форматында «Актанышта кыр көне – 2020» күргәзмәсе узачак. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында рәсми ачу тантанасы Иске Байсар авылында “Ташкын” җәмгыятенең тәҗрибә участогында була.
Чара барышында республика кунаклары, күрше-тирә районнардан һәм Актанышның үзеннән килгән алдынгы карашлы хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, хисапчылар, икътисадчылар һәм фермерлар тәҗрибә участокларын, экспозицияләрне, стендларны карап чыгачак, Татарстан һәм Россия төбәкләре агросәнәгать комплексының яңалыклары белән танышачаклар. Чараның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын ныгыту, җитештерүчеләр, товарлар белән тәэмин итүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру.
«Кыр көне – 2020» күргәзмәсендә “Сабагро”, “Таросмашиннери”, “Агропроф”, “Агромастер”, “Проминтел Агро”, Гелиос Агро, “ЭМТех Казань” җәмгыятьләре вәкилләре, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Казан дәүләт аграр университеты, “Татагрохимсервис”, “Агротехноком” җәмгыятьләре җитәкче-белгечләре катнаша.
Хөрмәтле җир уллары, игенчеләр, актанышлылар, “Кыр көненә” рәхим итегез! Теркәлү 8 сәгатьтә, ачылу 8 сәгать 30 минутта башлана.