КОТЫРГАН ТӨЛКЕ АВЫЛНЫ ЯРАТА

2020 елның 21 июле, сишәмбе

18 июль көне Яңа Балтач авылындагы ике гаилә өчен шактый маҗаралы, тынгысыз була. Урманның котырган төлкесе авылга “кунакка” мал лапасына килә. Малларның тынгысызлануына игътибар иткән хуҗа  шау-шу кубарганнан соң, төлке, качып, күрше ихатаның лапасына керә. Ике хуҗа, берләшеп, төлкене кысрыклыйлар һәм үзләренчә хәлне чишәләр -  төлкене сәнәк белән кадап үтерәләр. Котыру авыруы, авылга курыкмый кергән җәнлекләр, алар салган зыян турында хәбәрдар күршеләр тиз арада Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Илшат Кәшбразыевка мөрәҗәгать итәләр. Ә ул үз чиратында район ветеринария хезмәтенә хәбәр итә.

Ветеринарлар килеп төлкене алып китәләр, Чаллыга җибәрәләр. Төлкедә котыру авыруы ачыклана. Төлке булган урыннарга дезинфекция ясап, малларга прививкалар ясыйлар мал табиблары. Ә инде төлкенең котырган булуы ачыклангач, авылның бөтен малына прививка ясала. Авыл бер ай карантинга ябыла. Малларга ике атнадан тагын прививка ясалачак. Ай дәвамында авылда мал суярга, терлек сатарга һәм сатып алырга ярамый хәзер. Төлке белән контактта булган кешеләр хакында, аларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү өчен, район санитар-эмидемиология хезмәтенә хәбәр ителә.

Актаныш район Советында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев җитәкчелегендә узган брифингта да Актаныш районында котыру авыруын кисәтү буенча җаваплы затлар катнашты. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать  Абдрахманов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыров, район аучылык җәмгыяте җитәкчесе Ильяс  Галләмов килеп туган хәлгә ачыклык керттеләр.

Яңа Балтач авылына  котырган төлке керү, ел башыннан районда теркәлгән бишенче очрак. Мондый очракта котырган җәнлекнең зыян салуын булдырмау өчен аны чыгып китмәслек итеп ябып тоту урынлы. Ветеринария хезмәтенә һәм аучылык җәмгыятенә хәбәр итү кирәк. Алар килеп, котыру авыруына шикле җәнлекне алып китәләр.  Дезинфекция эшләрен башкаралар, саклык чараларын күрәләр.

Һәр елны сентябрь аенда район авылларында шәхси сектордагы терлекләргә, эт-песиләргә профилактик прививкалар үткәрелә. Узган ел 17071 сарыкка,  9182 сыерга,  376 атка, 1744 эткә, 1215 песигә профилактик прививкалар ясалган. Күмәк хуҗалыклардагы 34815 сыерга, 860 атка да шундый ук саклану прививкалары ясалган. Моннан тыш, үсеп килүче яшь малларга да планлы саклану чаралары үткәрелә.

Район аучылык җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмов үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, саклануда гади һәм нәтиҗәле киңәшләрен бирде. Кыргый җәнлекләрне күргәч, кешедә, аеруча да балаларда әлеге җәнлекне кызгану хисе туа. Ярдәмгә мохтаҗ, ач, дип уйлап, аны яратырга тырыша, ашату ягын карый. Нәкъ менә шундый очраклар балалар өчен куркыныч тудыра. Әгәр инде урман җәнлеге авылга якынлашкан икән, ул 99 процент очракта котырган була, - ди Ильяс Энгельс улы.

Авыл халкының  чисталыкны тәэмин итми, әйләнә-тирәне пычратуы, чүпләве дә котыру авыруының авылга якынаюына китерә. Ял иткән урыннарда ит ризыклары калдыру, ихатада үлгән кош-кортны чүплеккә ташлау да куркыныч тудыра.  Басу-кырларда  куәтле агротехник чаралар куллану тычкан-күселәрнең санын киметә, төлкеләр азык эзләп тә авылга, ферма тирәләрен якыная. Менә шундый очракларда котыруга шикле җәнлектән саклану зарурилыгы туа, авылга, авыл халкы сәламәтлегенә куркыныч яный. “Әлеге проблеманы дәүләт югарылыгында күтәреп чыгарга вакыт, дәүләт ярдәмнәре кирәк,” – ди Ильяс Галләмов. Без бүгенге көндә бер-беребезгә ярдәмләшеп, туган якның табигатен саклау, туган җирне ярату хисләреннән чыгып эшлибез. Район хакимияте дә безгә теләктәшлек күрсәтә. Ләкин әлеге проблема, кисәтү-саклык чаралары, ярдәм формалары дәүләт тарафыннан хокукый нормаларга салынырга тиеш дигән фикердә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International