Баян Дәүләтов исемендәге стадионда оешма-предприятиеләр арасында футбол ярышлары башланды - фоторепортаж.
Баян Дәүләтов исемендәге стадионда оешма-предприятиеләр арасында футбол ярышлары башланды - фоторепортаж.
Адай авылында яшәүче Шамсурый Газиз кызы Кәримовага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова котлады, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның исемле тәбрикнамәсен һәм күчтәнәч кабын тапшырып, иң изге теләкләрен юллады. Шулай ук Рәйхан Флүс кызы РФ Президенты В. В. Путинның да котлау открыткасын Шәмсурый апага тапшырды.
20 июльдән башланган эш атнасын Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, чисталык атналыгы, дип игълан итте.
Бүгенге чыгышымны нәкъ шушы сүзләрдән башлап китәсем килә, чөнки күптән түгел узып киткән җир мөнәсәбәтләре буенча суд процессында нәкъ шушы күренеш күзәтелде. Тулырак чыгышым дәвамында таныштырып китәрмен.
Юридик бүлек, район башкарма комитеты, АМР Советы , авыл советлары һәм башка төр муниципаль учреждениеләрнең юридик яктан тиешенчә, кануннарны бозмыйча үз эшчәнлеген алып баруда ярдәм күрсәтә.
Төп юнәлеш муниципаль учреждениеләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту булса да, халыктан кергән мөрәҗәгатьләргә тулысынча телдән һәм язмача җавап бирәбез. 2020 елның беренче яртыеллыгында юридик бүлектә 13 мөрәҗәгать теркәлде, аларның барысына да тулысынча җавап бирелде.
Суд эшчәнлегенә килгәндә, нигездә, җир һәм намуссыз тәэмин итүчеләр белән көрәш үзәктә тора.
1 нче ярты ел дәвамында 131 эш каралып китте. Алар төрле өлкәдә, күбесе авыл җирлекләрендә урнашкан су чыганакларын һәм су челтәрләрен тиешенчә рәсмиләштерү буенча алып барылды, шулай ук мирасны рәсмиләштерү буенча эшләр каралды.
Татарстан арбитраж судына килгәндә, башкарма комитетның бәясен төшереп, Югары Яхшый җирлегендә урнашкан 2296 га җир кулланышы буенча озакка сузылган эшкә нокта куелды.
Белгәнгезчә, Яхшый җирлегендэ үз эшләрен башкаручы «Эконом» хуҗалыгы 2008 елда төзелгән җир арендасы договоры срогы чыккач та үз көчен югалтмый дип, дәгъва биргән иде.
Ул үз хаклыгын суд аша акламакчы иде, әмма 2020 елның 13 июль көнне узган утырышта суд рәисе дәгъваларны канәгатьләндерүдән баш тартты.
Шушы очрактан соң мин барлык арендаторлардан договорларыгызның срокларын контрольдә тотуыгызны сорыйм. Договорларны озынайту буенча алданрак кайгыртсагыз иде.
Сүземне тәмамлап әйтеп китәсем килә, башкарма комитет һәм муниципаль учреждениеләр үз эшчәнлегендә федераль законнарга таянып эшлиләр.
Гамәлдәге законнарны бозу очраклары ачыкланса, вазыйфаи зат җаваплылыкка тартыла.
Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүче укучылар.
ФДБУ«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»
Актаныш районында 26 авыл җирлеге бар, аларның һәрберсенең социаль йөзе, бүгенге яшәеше район җитәкчелегенең контролендә. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән административ комиссия сәркатибе Алисә Мирзаянова һәр авыл җирлеге белән якыннан танышып чыктылар. Караулар зоналап оештырылды. Иртәнге дүрттә беренче зонага кергән Аеш, Кәзкәй, Яңа Әлем, Иске Богады, Аккүз авыл җирлеге башлыклары Аеш авылы чигеннән карауларны башлап җибәрде.
.jpg)
100 баллга имтихан тапшыручы укучыларның исеме Актаныш Туган як музеенда махсус китапчыкка язып барыла.
Бүген – 20 июль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов үзмәшгуль Риназ Исламхуҗиннан эксклюзив бүләк кабул итеп алды. Марат Әхмәтов бүләк иткән лазер станогында Риназ ярдәмчесе – дусты Булат Авсахов белән үзләренең хыялларын чынга ашырганнар. “Актаныш – аккошлар иле” исеме белән бүләк, сувенир каплары ясый алар. Сувенирларга исемле гравировкаларны да лазер белән төшерәләр. Пыяла эшләнмәләргә дә хәзер андый бизәк төшерү мөмкинлеге туган. Егетләр Энгель Нәвап улына үзләренең тәүге эшләнмәләрен бүләк итте.