Актанышта чисталык атналыгы башланды – Корбан гаетен пакьләнеп каршы алыйк

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

20 июльдән башланган эш атнасын Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, чисталык атналыгы, дип игълан итте. 

Үзебезгә дә рәхәт, кунакларга да күңелле булсын.

Әйләнә-тирәбез чәчәклекләр, яшеллек белән матурланган саен, әлеге матурлыкка игътибар, карау да күбрәк кирәк. Җәйгә кергәндә авылларыбызны, урам-тыкрыкларны, йорт тирәләрен чистарттык, тәртипкә китердек. Әмма хәзер  тырмалаган, чүп-чары җыелган койма буйлары, тыкрыкларда мул яңгырлардан соң гөрләп кычыткан, алабута ише әрсез үләннәр үсә башлады. Чәчәклекләрдә дә чүп үләннәре баш күтәрә. Димәк, кабат кулга эш кораллары алырга вакыт.

Уңган йорт хуҗасы капкасын ачып кергәнче үк таныла. Авылларда эшне әйткәнне көтми дә эшләүчеләребез күп безнең. Әйләнә-тирәбезне чиста тоту ансат эш түгел, еш кына җыештыру эшләрен оештырырга акчасы да җитеп бетмәскә мөмкин. Ә бергәләп өмә ясап эшләгәндә барысына да өлгерәсең, күмәк хезмәт тау күчерә. 20 июльдән башланган эш атнасын Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, чисталык атналыгы, дип игълан итте.  Атна дәвамында шәхси йорт ишегаллары, оешма-предприятие, учреждение биналары янбакчаларында чүп үләннәрен чабу, чәчәклекләрне тәртипкә китерү сорала. Корбан бәйрәменә әйләнә-тирәбезне, йорт-җиребезне чистарту әби-бабаларыбыздан калган күркәм гадәт. Кайда чисталык – шунда иман, ди халык. Әлеге сүзләрдә хаклык та, яшәү рәвешебез дә. Үзебезнең күңелебез дә пакьлана, әйләнә-тирәбез дә чистара. Үзебезгә дә рәхәт, ялга кайтачак туганнар, балалар, оныклар, күрше-тирә алдында да йөзебез якты.

Корбан бәйрәмнәрен сөенеп, тыныч күңел белән каршы алыйк. Гает намазларын укып, корбаннарны чалып, якыннарыбызны, мохтаҗларны сөендерик. Илләр имин, дөньялар тыныч булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International