Актаныш районында 26 авыл җирлеге бар, аларның һәрберсенең социаль йөзе, бүгенге яшәеше район җитәкчелегенең контролендә. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән административ комиссия сәркатибе Алисә Мирзаянова һәр авыл җирлеге белән якыннан танышып чыктылар.

Караулар зоналап оештырылды. Иртәнге дүрттә беренче зонага кергән Аеш, Кәзкәй, Яңа Әлем, Иске Богады, Аккүз авыл җирлеге башлыклары Аеш авылы чигеннән карауларны башлап җибәрде.

Иске Байсар авылы чигендә Иске Байсар, Югары Яхшый, Иске Сәфәр, Киров авыл җирлекләре башлыклары бер-берсенең биләмәсен күздән кичерде.
Киров авыл җирлегенә караган Олыимән авылын карауга без дә килеп кушылдык. Олыимән кече авыл санала. Әмма аның чисталыгы, пөхтәлеге, юлларының караулы булуы кайбер җирлек үзәге булган авылларны да көнләштерерлек. Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов Олыимәнне төзекләндерү өчен үзара салым акчаларының тотылуын әйтте. Олыимәнлеләр үзләре дә мәгънәне белә торганнардан. Барлык капка төпләре чиста, чабылган, йорт-җирләр төзек, матур. Алдагы зонадагы Айман авыл җирлеге дә төшеп калганнардан түгел.

Җирлекне яшәтүдә, яшәртүдә иганәчеләр ярдәме саллы. Мәсәлән, бертуган Альберт һәм Рушад Мостафиннар төзеткән һәм бүген эшчәнлеген тәэмин итүче Колын авылындагы “Гөлчирә” мәчете тирә-юньгә ямь-матурлык биреп кенә калмый, авылдашларны рухи яктан гына түгел, чисталык тәрбияләүдә дә мөһим роль уйный.

Кайчандыр ата-бабалары биредә яшәгән Рәшит Гыйльфанов Айман авыл зиратын тимер койма белән әйләндереп өчен ике миллион сум акча бирә, һәрвакыт туган авылына ярдәм итеп тора.

Мондый иганәчеләр турында тагын берничә авыл башлыгы рәхмәт сүзләре белән искә алды. Караулар барышында Әтәс авыл җирлеге Эльвира Насыйрова, «Эх, безгә дә шундый спонсорлар!”- дип ак көнләшү белән әйтеп куйды. Иганәчеләр булмагач, Эльвира юл кырыйларын чабарга…тормыш иптәшенә әйтә икән. Чыннан да Әтәс авыл җирлегенә караган авыл аралары, үзәк юл буйлары чабылган, “бурьян” үсеп утырмый.
.png)
Актаныш районы юл буйларын чүп үләне басып китүе хакында социаль челтәрләрдә иренмәгән һәркем язып чыкты бугай. Авыл җирлеге башлыклары, юллар хәзер бездә түгел, “Татавтодор” җаваплылыгында, дип акланды. Ә “Татвтодор” халык шавын әллә ишетте, әллә юк... Соңлап кына бер торакторы юл кырыйларын чабарга чыкты анысы. Кар яуганчы, бәлки, чабып та бетерер. Проблема чишелеш көтә, халык кына түгел, җитәкчеләр дә кайдан ярдәм көтәргә белми: чүпле юл буйлары җәй саен Актаныш районын “бизәрме”, бәлки, авыл җирлекләре үзәкләштерелгән печән чаба, кар чистарта торган техника белән тәэмин ителерләр?
Авыл халкына иң кирәклесе- су һәм юллар. Консерватив фикерле җитәкчеләр, гадәттә, шулай уйлый. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авылга балалар мәйданчыклары да кирәк булуын кат-кат басым ясады. Чөнки район җитәкчеләренә авыллардагы яшь әти-әниләрдән мондый мөрәҗәгатьләр бик күп килә. Авыл баласы шәһәрнекеннән кайсы ягы белән ким ди әле, уйнасыннар рәхәтләнеп! Шәһәр шартлары авылда да булырга тиеш.
Иң күңелне сөендергәне- авыл җирлекләрендә быел Бөек Җиңүгә багышланган һәйкәлләрнең, стелаларның яңаруы. Бигрәк тә, Чишмә, Иске Кормаш, Татар Суыксуы, Карт, Айман, Колын, Пучы, Әтәс авылларында бу изге эш җитди игътибарда.
Ташландык ихаталар, җәен шәһәрдән кайтып авылдагы йортында яшәүчеләрнең үзара салым акчасы түләмәве, өй тирәсен чистартмавы, җәен зиратлар чистартырга кеше таба алмауларын авыл җирлекләре башлыклары аптырап та, ачынып та сөйләде.
Бүген биш зонадан иң яхшы авыл җирлекләре сайлап алына. Үрнәк җирлекләрдә ел ахырына кадәр авыл башлыклары өчен күрсәтмә семинар-киңәшмәләр оештырылачак.