Бүген – 20 июль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов үзмәшгуль Риназ Исламхуҗиннан эксклюзив бүләк кабул итеп алды. Марат Әхмәтов бүләк иткән лазер станогында Риназ ярдәмчесе – дусты Булат Авсахов белән үзләренең хыялларын чынга ашырганнар. “Актаныш – аккошлар иле” исеме белән бүләк, сувенир каплары ясый алар. Сувенирларга исемле гравировкаларны да лазер белән төшерәләр. Пыяла эшләнмәләргә дә хәзер андый бизәк төшерү мөмкинлеге туган. Егетләр Энгель Нәвап улына үзләренең тәүге эшләнмәләрен бүләк итте.
Татарстанда сынау рәвешендә гамәлгә кергән үзмәшгульлек эшчәнлеге Актаныш егете Риназ мисалында киң яңгыраш алды. Моңа Риназның кыюлыгы да, тәвәккәллеге дә этәргеч булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында 26 февраль көнне узган район Советының III чакырылыш 45 нче утырышында районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре буларак чыгыш ясады егет. Риназ Исламхуҗин үзмәшгульлек программасына теркәлүнең уңай якларын үз мисалында бәян итте. Хыялын да сессиядә игълан итте. Сессия барышында Марат Готыф улы Риназның хыялы булган лазер станогын алып бирергә вәгъдә иткән иде. Һәм, ниһаять, сөенечле вакыйга булып ул вәгъдә чынга да ашты. Бүләк станокта Риназ сувенирлар җитештерә башлады.
Бүгенге көндә үзмәшгуль Риназ Исламхуҗин картиналар, кул беләзекләре, брелоклар, телефон тышлыклары, ручкалар, брелоклар эшли. Башка сувенирлар да ясый. Быел Актанышта үткән авыл яшьләре форумында катнашучылар өчен 60 футболкага заказ буенча эмблема, махсус билгеләр дә төшерде ул. Риназ социаль челтәрләр, интернет кибетләр аша үз кул эшләрен сатуны да җайга салды.
Лазер һәм фрезер станогы Риназның эшчәнлеген киңәйтергә ныклы ярдәм булды.