ХАКИМИЯТ СӘГАТЕ: Көчнең кем ягында булуы мөһим түгел, ә хокукның кем ягында булуы мөһим!

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Бүгенге чыгышымны нәкъ шушы сүзләрдән башлап китәсем килә, чөнки күптән түгел узып киткән җир мөнәсәбәтләре буенча суд процессында нәкъ шушы күренеш күзәтелде. Тулырак чыгышым дәвамында таныштырып китәрмен.

Юридик бүлек, район башкарма комитеты, АМР Советы , авыл советлары һәм башка төр муниципаль учреждениеләрнең юридик яктан тиешенчә, кануннарны бозмыйча үз эшчәнлеген алып баруда ярдәм күрсәтә.

Төп юнәлеш муниципаль учреждениеләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту булса да, халыктан кергән мөрәҗәгатьләргә тулысынча телдән һәм язмача җавап бирәбез. 2020 елның беренче яртыеллыгында юридик бүлектә 13 мөрәҗәгать теркәлде, аларның барысына да тулысынча җавап бирелде.

Суд эшчәнлегенә килгәндә, нигездә, җир һәм намуссыз тәэмин итүчеләр белән көрәш үзәктә тора.

1 нче ярты ел дәвамында 131 эш каралып китте. Алар төрле өлкәдә, күбесе авыл җирлекләрендә урнашкан су чыганакларын һәм су челтәрләрен тиешенчә рәсмиләштерү буенча алып барылды, шулай ук мирасны рәсмиләштерү буенча эшләр каралды.

                Татарстан арбитраж судына килгәндә, башкарма комитетның бәясен төшереп, Югары Яхшый җирлегендә урнашкан 2296 га җир кулланышы буенча озакка сузылган эшкә нокта куелды.

Белгәнгезчә, Яхшый җирлегендэ үз эшләрен башкаручы «Эконом» хуҗалыгы 2008 елда төзелгән җир арендасы договоры срогы чыккач та үз көчен югалтмый дип, дәгъва биргән иде.

Ул үз хаклыгын суд аша акламакчы иде, әмма 2020 елның 13 июль көнне узган утырышта суд рәисе дәгъваларны канәгатьләндерүдән баш тартты.

                Шушы очрактан соң мин барлык арендаторлардан договорларыгызның срокларын контрольдә тотуыгызны сорыйм. Договорларны озынайту буенча алданрак кайгыртсагыз иде.

Сүземне тәмамлап әйтеп китәсем килә, башкарма комитет һәм муниципаль учреждениеләр үз эшчәнлегендә федераль законнарга таянып эшлиләр.

Гамәлдәге законнарны бозу очраклары ачыкланса, вазыйфаи зат җаваплылыкка тартыла.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International