Адай авылында яшәүче Шамсурый Газиз кызы Кәримовага 90 яшь!

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Адай авылында яшәүче Шамсурый Газиз кызы Кәримовага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова котлады, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның исемле тәбрикнамәсен һәм күчтәнәч кабын тапшырып, иң изге теләкләрен юллады. Шулай ук Рәйхан Флүс кызы РФ Президенты В. В. Путинның да котлау открыткасын Шәмсурый апага тапшырды.

Шәмсурый апа кебек хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда авыл өчен, ил өчен үз-үзләрен кызганмый, жәлләми эшләгән буын. Алны-ялны белми, яшүсмер вакытта тылда иген үстергәннәр, мал караганнар, сугыштан соңгы чорда колхозда "таяк"ка эшләгәннәр. Бүгенге бөтен, мул, тыныч тормышка нигез салган Шәмсурыйларны шуңа да ил җитәкчелеге онытмый, туган көннәрендә искә алып, рәхмәт әйтә.

Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин да әлеге гаиләгә бүләк белән килгән иде, ул җылы юрганны Шәмсурый апага тапшырды.

Шәмсурый апа бүген улы һәм килене кайгыртуында гомер итә. Олыгайган көнендә аңа Минзәлә шәһәрендә дә яшәргә туры килә, моннан сигез ел элек тормыш иптәше вафатыннан соң улы һәм килене янына күченә. Әмма рәхәт булса да торган җир, сагындыра Туган җир, Шәмсурый апа гаиләсе белән янә Адайга кайта.

Шәмсурый апа, үзен хөрмәтләп, юбилее белән котлаган ил, район җитәкчеләренә олы рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International