“Хезмәтне күрә белүче – үзе эшчән кеше”, - дип, 30 елдан артык мәгариф өлкәсендә лаеклы хезмәт куючы укытучы Мәүлидә Идрис кызы Белоусова үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашудан соң. Мәүлидә Идрис кызы үзенә һәм үз укучысы Эльвинага бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырудагы куйган хезмәтләре өчен район башлыгының хөрмәт күрсәтүен шулай бәяләде.
Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүе турында укучым Эльвина хәбәр иткәч, кочаклашып еладык, иң элек. Шатлык та, сөенеч тә шулай күз яшьләре булып тышка ургылды дип сөйли укытучы.
-Эльвина кебек укучы – укытучы өчен бәхет ул. Үзенә таләпчән, тырыш, эзләнүчән, акыллы, әдәпле. Бердәм дәүләт имтиханына без унынчыда укыганда ук әзерләнә башлаган идек. Быел – унберенчедә сентябрь еннан ук кабатлаудан башладык. Эльвинаның еллар дәвамында максатчан шөгыльләнгән уңышы, - ди, Актанышның 2 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәүлидә Белоусова.
Районда берничә фәннән катнашып, олимпиадаларда җиңүче Эльвина рус теленнән үзен республика, Рәсәй, халыкара олимпиадаларда да сынап карый. Тугызынчыда – рәсәйкүләм, унынчыда халыкара олимпиадада призер була. Бердәм дәүләт имтиханында да кызның 100 балл алуын Актанышның 2 нче мәктәп директоры Илшат Вахитов, Эльвинаның тырышлыгы, максатчанлыгы, үзенең белемнәрен, игътибарын туплап, имтихан вакытында дөрес итеп куллана белүе, дип атады. Рус теле укытучысы, үзе дә 2005 нче елдан Актанышның 2 нче мәктәбендә белем бирүче Мәүлидә Идрис кызы, мәктәпнең белем бирү системасында дәвамчанлык белән эшләве - уңыш сере, ди. “Белемнең нигезе башлангычта салына. Эльвинаның башлангычтагы укытучысы Дамира Ильяс кызы Вәлиевага, V-VIII сыйныфларда рус теле укытучы Римма Александр кызы Усмановага рәхмәтлемен” - укытучының укытучыларга куйган хезмәтләре өчен рәхмәте бу.
Актанышта бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүче укучылар, аларны әзерләүче укытучылар белән һәр елны район башлыгы Энгель Фәттаховның очрашуы – күркәм традициягә әйләнде. 100 баллга имтихан тапшыручы укучыларның исеме-фамилиясе-атасының исеме Актаныш Туган як музеенда махсус китапчыкка язып барыла.
Эльвина Марсел кызы Мирзагаянова - Актанышның 2 нче мәктәбе тарихында бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручы өченче укучы. Рус теленнән 100 баллчылар Илдар Кәшбиев( 2012-2013 уку елы, укытучысы Усманова Римма Александровна), Айзилә Галимованың ( 2017-2018 уку елы, укытучысы Кулиева Рәвия Закирҗан кызы) да районның Туган як музеенда исемнәре уеп язылган. Бүгенге көндә Актаныш районында бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга биргән дүрт укучы исәпләнә. 2016-2017 уку елында химия фәнен Актаныш гимназиясе укучысы Сөмбел Рәсил кызы Насертдинова 100 баллга бирде, укытучысы Рузилә Илдар кызы Гарипова.
Эльвинаның да хис-кичерешләрен белештек. Үзенең сөенече белән дә, дулкынлануы белән дә уртаклашты. Беренчедән, 100 балл, икенчедән, район башлыгыннан махсус бүләк алу, өченчедән, чираттагы имтиханга санаулы мизгелләр генә калды – анысы биология фәне. Уңышлар сиңа, Эльвина!!!