Шуның белән бергә, озак төзүчеләрне проблемалы объектлар реестрыннан чыгару буенча да эш гадиләштерелә. Хәзер моның өчен тиешле объектны файдалануга тапшыру факты булу яки мондый объект буенча барлык компенсацияләрне түләү зарур. Төзәтмәләр фатирларның актуаль базар бәясе буенча зыян күргән гражданнарга компенсация түләүне билгели.
Күчемсез милекне теркәү турындагы законнарга да үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, капиталь төзелеш объектларының барлыкка килүе туктатылу сәбәпле исәп-теркәү эшләрен башкару турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала торган затлар исемлеге киңәйтелде, шулай ук дәүләт кадастр исәбен туктатып тору һәм капиталь төзелеш объектларының рөхсәт һәм техник документларына карата хокукларны дәүләт теркәве өчен яңа нигезләр барлыкка килде.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10