ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2020 ел
җомга

Әлеге мизгелләрдә "Чишмә" хуҗалыгы 2020 елның бөртеклеләр уңышын җыеп алуны төгәлләде. 1500 гектардан тулай җыем 63 мең центнер. Бер гектардан уртача уңыш 42 центнер. Әлеге уңайдан Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Рәфыйкъ Сәхабетдиновка һәм коллективка котлау телеграммасын юллады.

 

"Хөрмәтле Рәфыйкъ Вагыйзович!

Районыбыз халкы һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне бүгенге зур җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм! Һава торышының тотрыксыз килүенә карамастан, Сез яхшы уңыш белән урып-җыюны төгәлләдегез. Сезгә һәм Сезнең коллективка ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә эшләрегездә зур уңышлар телим", - диелә тәбрикләүдә.

Республикада мәктәп, лицей укучылары өчен мәктәп формалары тегү белән шөгыльләнгән 40 оешма исәпләнә. Сайлау мөмкинлеге җитәрлек: фасоннар, төсләр дә күзне камаштыра, шул ук вакытта форманың сыйфаты да бер-берсеннән аерыла. 1 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе махсус мәгълүмат кампаниесен башлады. Шул рәвешле белгечләр халыкка сыйфатсыз киемне аеырырга өйрәтә, мәктәп формасын сайлауда киңәшләрен җиткерә. 

Бүген “Чишмә” җәмгыяте хезмәтчәннәре өчен, чын мәгънәсендә, Уңыш бәйрәме – хуҗалык җомга көнне  2020 елның  икмәген басу-кырлардан җыйнап алып,  район буенча мөһим кампанияне  икенче булып тәмамлауга иреште. 1 500 гектардан алынган тулаем җыем – 63 000 центнер. Гектар уңдырышлылыгы – уртача 42 центнер.

Сәфәр алдыннан, сез сәяхәт планлаштырган ил территориясенә керүче таләпләр белән танышырга кирәк.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

28 августта көндез, төнлә һәм 29 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгырлар, урыны белән боз яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Күп явым-төшем төшүе турында мәгълүмат алганда:

  1. Шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин кадәр фатирда яки эштә калыгыз.
  2. Әгәр урамда яңгырга эләксәгез, җир асты кичүләренә һәм башка аста урнашкан биналарга төшмәгез. Югарырак урнашкан биналарда, этажларда су басмый торган җирдэ яшеренергә киңәш итәбез.
  3. Әгәр сез торган бинаны су баса икән, аны калдырып китәргә тырышыгыз.
  4. Бинадан чыгып китү мөмкин булмаса, югарыдагы катларга менегез, электр һәм газны сүндерегез, тәрәзәләрне, ишекләрне тыгызлап ябыгыз һәм үзегезнең урыныгыз турында 01, 112 телефоны буенча МЧС дежур хезмәтенә хәбәр итегез.
  5. Әгәр яңгыр сезне шәхси транспортта эләктерсә, су баскан участокларны узарга тырышмагыз. Акрын кына юлның уң рәтенә (юл читенә) кучегез һәм туктагыз. Авария утларын кушыгыз һәм койма яңгыр үтүен көтегез. Су бик тиз килгән очракта, транспорт чарасын ташлап китегез һәм җирнең югары участогына яки якын бинага узыгыз.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Боз яуганда:

  1. Мөмкин булганча өйдән чыкмагыз.
  2. Бинада булганда,  тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк булырга киңәш ителә.
  3. Урамда булганда,  яшеренлек урын табарга тырышыгыз, мөмкин булмаса башыгызны боз сугудан саклагыз (башны кул, сумка, кием белән каплагыз).
  4. Агач астында яшеренмәгез, чөнки агачка яшен сугарга мөмкин һәм көчле җил агач ботакларын сындырып сезгә җәрәхәтләр китерергә мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

“ТАШКЫН” хуҗалыгында сыерларны ике елга якын инде роботлар сава. Сөтбикәләр савымчыларның җылы кулларын әллә ни сагынмый төсле. Роботларның савуына тиз ияләшкәннәр. Роботлар савар алдыннан терлекнең җиленнәрен юа, массаж ясый, махсус эремә сиптерә. Аннан соң саву эшенә керешәләр. Сыерның имчәкләрен лазер белән табалар һәм аппаратны тоташтырып савалар. Саву төгәлләнгәч, ачып чыгара да, аның урынына икенчесе керә. Компьютерда урнаштырылган махсус программа терлек хакында барлык мәгълүматларны да күрсәтә. Сыерның нәселе, сәламәтлеге һәм сөт күрсәткечләре хакында белешмә бирә.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә Актаныш районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге велосипед спортын популярлаштыру юнәлешендә мөһим адым ясый -  Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев инициативасы белән Актанышта велосипедчылар клубы төзеләчәк.

Хуҗалыклар арасында суктырылган ашлык күләме буенча “Әнәк” агрофирмасы  алда бара – агрофирманың тулаем җыемы 28 370  тонна. Икенче урында “Актаныш”  агрофирмасы -  20 125 тонна, өченче урында Нур Баян исемендәге  хуҗалык – 8 875 тонна.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кече һәм урта эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде. Актаныш районындагы тугыз эшмәкәр федераль программалардан файдаланып, бизнесын үстерүгә ярдәм алган. Муниципалитетның җирле эшмәкәрләргә мондый мөмкинлек тудырырга тулы мөмкинлеге бар. Районда кулланылмый торган 34 күчемсез милек объектлары исемлеге төзелде.

Бүгенге көнгә районның урып-җыю лидерлары сафын “Чишмә”  хуҗалык җитәкли. Чишмәлеләр көзге кампанияне 92 процентта башкарып чыккан.  86 процент күрсәткеч белән “Нигез” хуҗалыгы икенче урында бара. “Актаныш” агрофирмасында  башкарылган эш күләме 81  процентны, “Чишмә” агрофирмасында 75 процентны тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International