* Сәфәр алдыннан, сез сәяхәт планлаштырган ил территориясенә керүче таләпләр белән танышырга кирәк.
* Сәяхәт дәвамында (транспортны һәм паспорт/таможня контроле үтүне дә кертеп) социаль дистанция чараларын саклагыз.
* Урнашу урыннарын сайлаганда, кунакханә бизнесының рәсми вәкилләренең аерым номерларына өстенлек бирегез.
* Мөмкинлек буенча, ачык пространствода ашарга тырышыгыз.
* Рационнан кыргый хайваннарның ите яки ярымфабрикатлары кулланылган ризыкларны төшереп калдырырга кирәк.
* Шәһәр буйлап йөргәндә, такси хезмәтен җәмәгать транспортына өстенлек бирергә тырышыгыз.
* Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим.
* Кулларыгызны мөмкин кадәр ешрак юарга.
* Кулларны юу мөмкинлеге булмаса, составында спирт 60 проценттан да ким булмаган антисептиклар кулланыгыз.
* Битлеккә, авыз һем күзләргә пычрак куллар белән кагылмаска тырышыгыз.
* Вирус һава-тамчы юлы белән тапшырылганга күрә, респиратор авыру билгеләре булган кешеләр (чирләү, ютәл) белән элемтәдән тыелыгыз.
* Барлык җәмәгать урыннарында шәхси битлекләр кулланыгыз. Сулыш органнарын шәхси саклану чараларының кайбер запасы булырга тиеш, чөнки аларны сатып алу дөньяның кайбер илләрендә кыенсындырырлык булырга мөмкин.
* Авыруның симптомнары барлыкка килгән очракта кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк.
Гомуми киңәшләр
* Таныш булмаган ял урынында гарантияләнгән сыйфат булган урыннарда гына ашарга тырышыгыз.
* Кызыну зонасы җиһазландырылган махсус урыннарда гына коеныгыз.
* Ял вакытында хайваннар белән контактта булудан сакланырга кирәк, чөнки нәкъ менә алар күп кенә йогышлы һәм паразитар авыруларның чыганагы булып торалар. Үзегез дә кагылмагыз һәм балаларга урамда песиләр, этләр һәм башка хайваннарга кагылыргага рөхсәт итмәгез.
* җиңел һәм табигый тукымалардан булган кием киегез;
* җәйге баш киеменнән йөрегез;
* сыеклыкны куллану күләмен арттырыгыз;
* лкогольле эчемлекләр кабул итүне чикләргә.