ЭЛЕКТРОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ФЕРМАЛАРДА- "ТАШКЫН"ДА СЫЕРЛАРНЫ РОБОТЛАР САВА

2020 елның 28 августы, җомга

“ТАШКЫН” хуҗалыгында сыерларны ике елга якын инде роботлар сава.

Сөтбикәләр савымчыларның җылы кулларын әллә ни сагынмый төсле. Роботларның савуына тиз ияләшкәннәр.

Роботлар савар алдыннан терлекнең җиленнәрен юа, массаж ясый, махсус эремә сиптерә. Аннан соң саву эшенә керешәләр. Сыерның имчәкләрен лазер белән табалар һәм аппаратны тоташтырып савалар.

Саву төгәлләнгәч, компьютер сыерны араннан ачып чыгара да, аның урынына икенчесе керә. Компьютерда урнаштырылган махсус программа терлек хакында барлык мәгълүматларны да күрсәтә. Сыерның нәселе, сәламәтлеге һәм сөт күрсәткечләре хакында белешмә бирә.

Бүген хуҗалыкта 237 сыер робот ярдәмендә савыла, һәр сыерның күпме сөт биргәнен компьютер исәпли. Бер сыердан тәүлегенә уртача 21 литр сөт савалар.  Иң күп сөт бирүче сыерлар берничә, лидер сөтбикәдән 46 литр сөт савалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International