ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәсеннән күренгәнчә, 27 августка Актаныш районында 30 900 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 67 процентын тәшкил итә. Бүгенге көнгә районда 139 400 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - гектардан 45  центнер. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук датасына районда 29 000 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелып, 107 000 тонна ашлык суктырылган булган, уңдырышлылык гектардан 36  центнерны тәшкил иткән.

Казан шәһәрендәге Актаныш якташлык җәмгыяте 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе дип табылды, 23 якташлык җәмгыяте катнашкан республикакүләм бәйгедә II урынга лаек булды. Актаныш якташлык җәмгыятен озак еллар Иске Әгъбәс авылында туып-үскән Вәсим Вахитов җитәкли. Җиңүчегә 300 мең сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук Әлки районы якташлык җәмгыяте дә икенче урында. Өченче урынны яулаган Нурлат, Биектау һәм Апас якташлык җәмгыятьләренә 200 мең сумлык бүләк тапшырылды. Беренче урында Буа якташлык оешмасы.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

07 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр. 2020 елның 28 августы

2020 елның 28 августында көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән боз явуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Әтәс авыл җирлеге халкы соңгы елларда мал асрауга йөз белән борылган. 275 хуҗалыкның 120дән артыгында бүген ихата бәрәкәте булган терлек асрала. Соңгы елда савым сыерлары күзгә күренеп арта. Моны җирлек башлыгы Эльвира Насыйрова ышанычлы дәүләт ярдәме һәм сөткә тотырыклы бәя саклану белән аңлата. КФХларда 40-56шар баш эре терлек асраучылар бар. Кайбер җирлекләрдә көтү кадәр көтүләр беткәндә, бу мактауга лаек күрсәткеч.

Пучы авылында яшәүче Фәнүзә Галимова социаль хезмәткәр булып 2003нче елдан бирле эшли. Бүген Фәнүзә ханым алты өлкән кешене тәрбияли, күбесе 80 яшьтән узган, арада сәламәтлекләре какшап, инвалидлык алганнары да бар. Хөкүмәт тарафыннан гарантияләнгән хезмәт күрсәтелә. Кибеттән азык-төлек алып кайту, өйне чиста-пөхтә тоту: идән-кер юу- болары мәҗбүри эшләр. Ә өлкәннәр өчен иң мөһиме- күңел җылысы, якынннан рәхәт аралашу- Фәнүзә Галимованы нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен яраталар, килүен хөрмәт итәләр. 93 яшьлек Хәнифә апа Нәгъметдинованы әле Фәнүзә ханым өч ай гына карый, әмма ике арада дуслык җепләре көннән-көн ныгый, уртак телне тиз тапканнар. Хәнифә апа социаль хезмәткәрнең эшеннән бик канәгать.

Актанышның 12нче бистәсе, чын мәгънәсендә, яшьләр бистәсе. Урамнарда балалар тавышы да тынып тормый биредә. Әмма бүген уникелеләр шушы сабыйларга бер генә балалар мәйданчыгы да булмаудан зарлана. Бөтен бала-чага “Умырзая” бакчасы янында. Олысы-кечесе, җәяүлесе -велосипедлысы ямьне шуннан “эзли”. Әмма бу урында юллар киселеше, монда машиналар хәрәкәте. Ата-аналарның борчылуы да урынлы.

Бу көннәрдә район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре “Уңыш-2020” профилактика операциясе үткәрә. Әлеге чараның максаты – урып-җыю эшләре алып барылган урыннарда, яңа уңышны саклау һәм эшкәртү объектларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгын сагын көчәйтү, ут-күз чыгуга юл куймау.

2020 елда үзара салым программасы буенча район бюджетына барлыгы 52 млн. 258 мең сум акча керде. Бүгенге көнгә халыкның дәүләт тарафыннан дүрткә тапкырланган акчаларының 66,7 проценты максатчан эшләргә юнәлдерелгән: аларга биржа мәйданчыкларыннан, конкурслардан чыккан эшләр башкарылачак.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү вакытында 48 гаиләне хөрмәтләделәр.
Чакырылган гаиләләрнең яртысыннан артыгы-күп балалы гаиләләр. Алар барысы да яраткан ата-аналар һәм ир белән хатын буларак, үз тармакларында танылган профессионаллар буларак танылган.

 Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесендә безнең Актаныш районыннан Иске Богады җирлегендә яшәүче Илфак һәм Илфира Гаяновлар да катнашты.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы — илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин шулай дип саный. Бу фикерен ул Актаныш районы Әнәк авылында Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачу тантанасында әйтте.

«Шушы тантаналы чарада зур хөрмәт һәм дулкынлану белән катнашам. Минтимер Шәриповичның тормыш юлы илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк булып торды. Ул бүген дә күренекле сәяси лидер, илдә зур сәяси аренада аның тавышы гел ишетелә», — диде Игорь Паньшин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International