Өлкәннәр өчен иң мөһиме-җан җылысы!

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Пучы авылында яшәүче Фәнүзә Галимова социаль хезмәткәр булып 2003нче елдан бирле эшли. Бүген Фәнүзә ханым алты өлкән кешене тәрбияли, күбесе 80 яшьтән узган, арада сәламәтлекләре какшап, инвалидлык алганнары да бар. Хөкүмәт тарафыннан гарантияләнгән хезмәт күрсәтелә. Кибеттән азык-төлек алып кайту, өйне чиста-пөхтә тоту: идән-кер юу- болары мәҗбүри эшләр. Ә өлкәннәр өчен иң мөһиме- күңел җылысы, якынннан рәхәт аралашу- Фәнүзә Галимованы нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен яраталар, килүен хөрмәт итәләр. 93 яшьлек Хәнифә апа Нәгъметдинованы әле Фәнүзә ханым өч ай гына карый, әмма ике арада дуслык җепләре көннән-көн ныгый, уртак телне тиз тапканнар. Хәнифә апа социаль хезмәткәрнең эшеннән бик канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International