Актаныш якташлык җәмгыяте 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендәге Актаныш якташлык җәмгыяте 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшысы эшләүчеләрнең берсе дип табылды, 23 якташлык җәмгыяте катнашкан республикакүләм бәйгедә II урынга лаек булды. Актаныш якташлык җәмгыятен озак еллар Әгъбәс авылында туып-үскән Вәсим Вахитов җитәкли. Җиңүчегә 300 мең сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук Әлки районы якташлык җәмгыяте дә икенче урында. Өченче урынны яулаган Нурлат, Биектау һәм Апас якташлык җәмгыятьләренә 200 мең сумлык бүләк тапшырылды. Беренче урында Буа якташлык оешмасы.

Чын күңелдән Казанда яшәүче актанышлыларны, бигрәк тә җитәкче Вәсим Хуҗаҗан улын олы җиңүләре белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Сез нигезен ныгыткан һәм бүгенге көндә җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International