Әтәс җирлегендә яшәүчеләр дәүләт ярдәменә таянып мал тергезә

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Әтәс авыл җирлеге халкы соңгы елларда мал асрауга йөз белән борылган. 275 хуҗалыкның 120дән артыгында бүген ихата бәрәкәте булган терлек асрала. Соңгы елда савым сыерлары күзгә күренеп арта. Моны җирлек башлыгы Эльвира Насыйрова ышанычлы дәүләт ярдәме һәм сөткә тотырыклы бәя саклану белән аңлата. КФХларда 40-56шар баш эре терлек асраучылар бар. Кайбер җирлекләрдә көтү кадәр көтүләр беткәндә, бу мактауга лаек күрсәткеч.


Халык әкренләп вак мал үрчетүдән китеп, өстенлекне мөгезле эре терлеккә юнәлтә. Аеруча дәүләт программаларына ышанып бу авыр хезмәткә тотына җирлектә яшәүчеләр. Мисал өчен, 2019 елда гына да дүрт мини-ферма тергезелгән, бу максаттан җирлек 1 400 000 күләмендә матди ярдәм алган. Тана алу программасы да бик нәтиҗәле эшләгән Әтәстә. 10 шәхси хуҗалык 19 тана малы кайтарган. Республика ярдәме 855 000 сум. Шулар арасында авыру малны сәламәткә алыштырып, лейкоз киметү юнәлешендә дәүләт субсидиясе алучылар да бар. “Бу программага катнашырга теләк белдергән бер генә кешене дә кире бормадык”, -ди җирлек башлыгы.


Гомумән, халык тик ятып күнекмәгән Әтәс җирлегендә. Кош-кортка бирелә торган субсидияләрдән дә актив файдаланалар биредә – 7 гаилә шул рәвешле матди ягын ныгыткан, 300 баш күркә үстерүчеләр дә булган ел эчендә.


2020 елда да җирлек дәүләт ярдәмендә терлек торгызу юнәлешендә активлык күрсәтә. Быел өч мини-фермага субсидия кайткан да инде. Сентябрь аенда тагын бер мини-ферма дәүләт ярдәме алачак.


Рәйхан Хамадиева белән Илсур Хәйдәров 400 000 мең сумлык субсидия ярдәмендә сыер малын арттырса, Назыйф Хуҗин һәм Рузил Муллаянов дәүләттән 200 000 сумлык субсидиягә дәгъва кылган.


“Халык мал җанлы бездә. Мал тергезәбез дип торалар икән – барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышабыз. Дәүләт субсидияләре киләсе елларга да гамәлдә калсын – авыл кешесенең яшәешен яхшыртуда аларның ярдәме әйтеп бетергесез зур”, - ди Эльвира Флүн кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International