Актанышның 12нче бистәсе, чын мәгънәсендә, яшьләр бистәсе. Урамнарда балалар тавышы да тынып тормый биредә. Әмма бүген уникелеләр шушы сабыйларга бер генә балалар мәйданчыгы да булмаудан зарлана. Бөтен бала-чага “Умырзая” бакчасы янында. Олысы-кечесе, җәяүлесе -велосипедлысы ямьне шуннан “эзли”. Әмма бу урында юллар киселеше, монда машиналар хәрәкәте. Ата-аналарның борчылуы да урынлы.
12нче бистәдә балалар мәйданчыгы булырмы?
Кызганычка каршы, 2020 елда үзара салым акчасына планлаштырылган эшләр арасында бу бистәгә мәйданчык урнаштыру мәсьәләсе кертелмәгән. Шулай да Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов 12нче бистәгә балалар мәйданчыгы төзү соравын халыктан кергән мөһим сорауларның берсе буларак теркәләчәген белдерде. Димәк, киләсе елга үзара салым акчаларының бер өлеше шушы максттан тотылыр дигән ышаныч бар.