Актанышта үзара салымның тотылышы хакында сөйләштеләр

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2020 елда үзара салым программасы буенча район бюджетына барлыгы 52 млн. 258 мең сум акча керде. Бүгенге көнгә халыкның дәүләт тарафыннан дүрткә тапкырланган акчаларының 66,7 проценты максатчан эшләргә юнәлдерелгән: аларга биржа мәйданчыкларыннан, конкурслардан чыккан эшләр башкарылачак.

Искәртеп үтәбез, һәр җирлек үз акчасын бары тик үз мәнфәгатьләре өчен тота. Җыелган акча торак пунктларны төзекләндерүгә: юлларны ремонтлауга, урам утларын урнаштыруга, су үткәрү челтәрләрен ремонтлауга һәм башка мәсьәләләргә юнәлдерелгән.

Быел да Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым акчалары, нигездә, юлларны төзекләндерүгә, урамнарны утлар белән тәэмин итүгә, су скважиналарын рәсмиләштерергә, зиратларны ызанларга тотылган. Шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан авыллардагы һәйкәлләрне ремонтлау, яңаларын сафка бастыру өчен дә халык акчалары саллы ярдәм булган.

Сишәмбе брифингы да авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына башкарылган эшләргә багышланып, ул район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үтте. Чарада үзара салым акчаларын максатчан файдалануда үрнәк күрсәткән Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова, Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова, шулай ук ИТК оешмасының баш хисапчысы Булат Суфиянов катнашты.


“Елның сигез аен йомгакладык. Әле җирлекләрдә үзара салым акчасына башкарылачак эшләр шактый. Көзге-кышка чорга аяк басканчы эшләрлек эшләрне төгәлләргә кирәк!”, - дип, Рәйхан Флүс кызы җирлек башлыклары алдына бурыч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International