“ЧИШМӘ” ХУҖАЛЫГЫ УРЫП-ҖЫЮ КАМПАНИЯСЕН ТӨГӘЛЛӘДЕ: Рәфикъ Сәхәбетдинов: “Барысы да игътибар сорый: амбардагы орлыклар да, басудагы бөртекләр дә, торактагы маллар да”

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген “Чишмә” җәмгыяте хезмәтчәннәре өчен, чын мәгънәсендә, Уңыш бәйрәме – хуҗалык җомга көнне  2020 елның  икмәген басу-кырлардан җыйнап алып,  район буенча мөһим кампанияне  икенче булып тәмамлауга иреште. 1 500 гектардан алынган тулаем җыем – 63 000 центнер. Гектар уңдырышлылыгы – уртача 42 центнер.

18нче урып-җыю сезонына җитәкчелек дилбегәсен нык тоткан хәлдә аяк баскан Рәфикъ Сәхәбетдинов өчен быелгы урак муллыгы белән аерылып тора.

- Ел елны кабатламый. Урып-җыюның төрле елларын күрергә, һәрберсен күңел аша үткәрергә туры килде. “Чишмә” хуҗалыгын 14нче ел җитәклим – бу кадәр тулаем җыем алган булмады. Басулардан кайткан икмәккә күңел сөенә, амбарлар быел икмәк белән тулды – файдасын күрергә язсын, иң зур теләк шул, - ди бүгенге бәйрәм иртәсеннән үк механизаторлар арасында кайнашкан хуҗалык җитәкчесе.

Кыр улларын кампания уртасында тоташка киткән яңгырлар бераз сагайтса да, нәтиҗәдән канәгать алар. Быел уракка 27 июльдә ныклап старт биргән хуҗалык 27 көн эчендә урып-җыюны “җиңүгә” ирешкән – кампания,  узган елга карый, бер атнага алданрак төгәлләнгән.

-  Җир эшен техника түгел, шушы җиргә тугрылык саклаган, үз кендек каны тамган туфракның кадерен белгән адәм баласы башкара. Коллективка рәхмәтем дә, хөрмәтем дә чиксез – булдыра торган егетләр эшли хуҗалыкта, - дип, Рәфикъ Вәгыйз улы игътибарны олы хезмәтне күркәм нәтиҗәләр белән төгәлләгән җир улларына күчерә.

Районның бер генә хуҗалыгында да юк мондый мактанычлы механизаторлар: дистә еллар дәвамында “Чишмә”нең алтын бөртекләрен әтиле-уллы ике гаилә әгъзасе җыеп ала.  Дүрт кыр корабын Илнур һәм Шәүкәт Шәйдуллиннар,Фәнүс һәм Фәндәвис Галләмовлар иярли. Иң югары күрсәткеч Илнур Шәйдуллинда – 27 августка аның эш күрсәткече 19 109 центнерны тәшкил иткән.

Бүген чишмәлеләр көннең беренче өяртысында  язгы бодайны алып бетерде – җиңү китергән соңгы гектарларны суккан механизаторларның йөзендә горурлык та, сөенү дә, Җир-Анага рәхмәт тә ачык чагыла иде.

- Һава торышы безгә теләктәшлек күрсәтте. Һава шартлары килмәсә, әзер техника, тәҗрибәле механизаторлар да берни дә эшли алмас иде. Көтеп алынган кадерле мизгел инде ул уракның соңгы көне. Быел да хуҗалыкның икмәк киптергече булу үзен аклады. Төп ярдәмчебез булды киптергеч.Ашлыкны югалтуга юл куелмады. - ди җиңү сөенечен басуда каршыдаган баш икътисадчы Фәнисә Низамова.

Һәр ел, һәр урып-җыю сезоны хуҗалыкның тәҗрибә багажын тулыландыра, хаталарны төзәтергә дә, кимчелекләрне бетерергә дә мөмкинлек бирә ул. Еллар дәвамында иген алуның төрле ысулларын  кулланып караган җәмгыять  иң нәтиҗәле алым итеп егып алуны саный. Болай иткәндә, югалтулар кимрәк, дип саный җир уллары.  

Хуҗалык урып-җыюны көзге бодай басуыннан башлаган. Соңгы елларда көзге бодай “Чишмә”нең төп  культурасына әйләнеп бара. Ел саен җәмгыять аның яңа, оригиналь сортларын сыный. Туфракны ашлауга, аны эшкәртүгә зур игътибар юнәлткән хуҗалык Җир-Ананың рәхмәтен дә тоя – көзге бодайның гектар уңышы уртача 50-60 центнерны тәшкил иткән.

Гомумән, хуҗалыкның быелгы уңышы, узган ел белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк. Бу хезмәт нәтиҗәсенең чишмә башында кеше хезмәте ята, билгеле. Эш оештырылышы да мөһим фактарларның берсе хуҗалыкта. Кыр корабы санынча куелган ташыгыч техника, , амбар алдында ике сменалы эш көйләү, көнне төнгә ялгап эшләгән кыр батырларына куелган югары түләү – болар барысы да 2020 елның икмәген җыйнап алуда бер звеноны  булдырган.

Бүген “Чишмә” хуҗалыгы басуларында  техник культуралар һәм кукуруза үз чиратын көтә. Көннәр коры торганда, җитен культурасына тотынырга исәпли ул. Шул ук вакытта алтын бөртекләрдән бушап калган кырларда төп җир эшкәртү, көзге чәчү гөрли. Җәмгыять төп игътибарны тирәнәйтеп сөрүгә юнәлтә – нәтиҗәле ысулны тулысынча файдалану яклы чишмәлеләр

- Авыл хуҗалыгы тармагында озын-озак яллар юк бит инде ул – хезмәтнең мөһимлеген дә, аның авырлыгын да шушы тармакта эшләүчеләр үзләре генә аңлый.Бүлеп эш оештырып булмый биредә. Барысы да игътибар сорый: амбардагы орлыклар да, басудагы бөртекләр дә, торактагы маллар да, - ди хуҗалык рәисе Рәфикъ Вәгыйз улы.

Хәер, “Чишмә” хуҗалыгының кай тарафына карама - тынгысыз хезмәтнең күркәм  нәтиҗәсе күренә. Тәүлеклек сөт күрсәткечләре дә тотрыклы хуҗалыкта -  10 тоннадан югарырак ул.

- Кеше хезмәтенә хөрмәт булса, эш бара ул. Урып-җыюдагы төп көч басуларда булды – 15 кеше белән “җиңдек” 2020 ел урагын. Амбар алдындагы коллектив та сынатмады. Гомумән, игенчелектә дә, терлекчелектә дә үз эшләренең осталары булган уңганнар эшли биредә. Быелгы игеннәр дә салынган хезмәтне, түккән тирне аклап, һәрберебезнең өстәленә муллык булып килсен иде. Башка хуҗалыкларга да уракны исән-имин, югалтуларсыз җыеп алырга язсын!”, - дигән теләкләрен җиткерде җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International