Велосипедта йөрү безнең илдә массакүләм күренешкә әверелә, шуңа күрә велоклубларга ихтыяҗ арта бара. Соңгы арада актанышлыларның да велосипед спортына тартылуы ныклап тоемлана башлады.
Агымдагы елның июнь аенда Актаныш спортчылары, ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан, велоузыш оештырып, ике көн эчендә 100 километрдан артык араны ике көпчәк өстендә үткән иде.
.jpg)
Физкультурачылар көнендә район башлыгы Энгель Фәттахов та, велосипед иярләп, күпләргә сәламәт яшәү рәвеше юнәлешендә матур үрнәк күрсәтте.
.jpg)
ТАССРның 100 еллыгы әләмен дә Актаныш җиренә беренчеләрдән булып велосипедчылар каршы алды.
.jpg)
Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә Актаныш районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге велосипед спортын популярлаштыру юнәлешендә мөһим адым ясый - Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев инициативасы белән Актанышта велосипедчылар клубы төзеләчәк. 26 август көнне иҗтимагый оешманың тәүге утырышы булып, чарада велоклуб җитәкчесе сайланды.
.jpg)
Әлеге вазыйфаны эшмәкәр, спорт товарлары белән сәүдә итү ноктасы җитәкчесе, райондагы төрле хәйрия акцияләрендә балаларны сөендерүче Илназ Мәрдәнов башкарачак.
.jpg)
“Аеруча яшьләр арасында велосипед спортына кызыксыну арта районда. Әле бездә бу спорт төре үз башлангычын ала гына. Киләчәктә шушы иҗтимагый оешма тарафдарлары белән берлектә районыбыз велосипедчыларын бергә туплап, тагын да киңрәк масштабларда чаралар үткәрергә дигән максатыбыз бар. Бүген Актанышта рәсми велосипед юллары юк, урамнарда иркенләп велосипедта йөрерлек шартлар да җитәрлек түгел. Велоклубка теркәлүчеләр белән шушы мәсьәләләрне хәл итүдә проектлар ясау идеяләрен карыйбыз. Иң мөһиме, башлангыч бирелде!”, - дип, Айдар Илфат улы яңа юнәлеш буенча планнары белән уртаклашты.
Әлегә велосипед клубы әгъзаләре атнага бер җыелачак. Очрашуларда оештыру моментлары өйрәнелә. Якын киләчәктә исә әлеге клуб райондашларыбызның яраткан урынына әверелер дип ышана оештыручылар. Велоклубта теркәлүчеләргә спорт объектларында, түгәрәкләрдә шөгыльләнүгә ташламалар булыр дип көтелә. Моның өчен һәр велосипедчыга клуб картасы булдырылачак.