Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кече һәм урта эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде. Актаныш районындагы тугыз эшмәкәр федераль программалардан файдаланып, бизнесын үстерүгә ярдәм алган. Муниципалитетның җирле эшмәкәрләргә мондый мөмкинлек тудырырга тулы мөмкинлеге бар. Районда кулланылмый торган 34 күчемсез милек объектлары исемлеге төзелде. Исемлек белән муниципаль район сайтында танышырга була. Әлеге милекләр кече һәм урта эшмәкәрләргә ташламалы бәядән биш елга арендага бирелә. Беренче, икенче елда аренда бәясе бөтенләй түләнми, милектән бушлай файдаланалар. Өченче елда- 25 проценты, дүртенче елда 50 проценты, ә бишенче елны тариф бәясенең 75 проценты гына түләнә.