“Чишмә” хуҗалыгы бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләде

2020 елның 28 августы, җомга

Әлеге мизгелләрдә "Чишмә" хуҗалыгы 2020 елның бөртеклеләр уңышын җыеп алуны төгәлләде. 1500 гектардан тулай җыем 63 мең центнер. Бер гектардан уртача уңыш 42 центнер. Әлеге уңайдан Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Рәфыйкъ Сәхабетдиновка һәм коллективка котлау телеграммасын юллады.

 

"Хөрмәтле Рәфыйкъ Вагыйзович!

Районыбыз халкы һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне бүгенге зур җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм! Һава торышының тотрыксыз килүенә карамастан, Сез яхшы уңыш белән урып-җыюны төгәлләдегез. Сезгә һәм Сезнең коллективка ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә эшләрегездә зур уңышлар телим", - диелә тәбрикләүдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International