Бүген Чөгәнә авылында өр-яңа мәктәп- бакча рәсми төстә ачылып, файдалануга тапшырылды. 1 сентябрьндә Актанышның беренче санлы мәктәбенең структур бүлекчәсе булган белем һәм тәрбия бирү йорты укучыларны һәм бакча балаларын үзендә каршы алачак.
Чарада алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов катнашты.
.jpg)
Бүген җитәкчелек "Безнең ишегалды" программасы буенча иң беренчеләрдән булып төзекләндерелгән беренче кварталда булып, эшләнгән эшләр белән танышты.
.jpg)
Бүген, 30 август, Республика көнендә, Актаныш районында да тарих битләренә уелып калырлык бәйрәм чаралары оештырылды. Татар иле ТАССРның бер гасырлык юбилеен каршы алган ел Актаныш өчен икеләтә истәлекле. 2020 елда туган ягыбыз Актаныш 310 еллыгын билгеләп үтсә, районыбыз төзелүгә 90 ел.
.jpg)
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
18 сәгатьтән 30 августта 18 сәгатькә кадәр 2020 елның 31августына Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: томан
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
.jpg)
Алмашынучан болытлы һава.
29 августта кич белән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда көчле, яшенле яңгыр, урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
30 августта төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
30 августта россиянең 3 телебашнясы Татарстан Республикасы флагы белән яктыртылачак.
Банк карталарыннан куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләре.
Россия Федерациясенә һава транспорты белән килү тәртибен җайга салучы карарларга үзгәрешләр кертү турында.