БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Бәйрәмгә – Актаныш муниципаль драма һәм комедия театрыннан премьера

2020 елның 29 августы, шимбә

  Иртәгә Актаныш районыбыз төзелүнең - 310, Актанышның 90 еллык олуг юбилеен каршы ала. ТАССР төзелүнең төгәл бер гасырлык юбилее белән тәңгәл килгән бәйрәм актанышлылар өчен аеруча кадерле, аеруча истәлекле. Аның 30 август - Республика көненә туры китерелеп оештырылуы да тирән мәгънәгә ия.

Тарих битләрендә үз урынын алачак истәлекле дата уңаеннан бәйрәм чараларына стартны Актаныш 29 август кичендә үк бирде. Иртәгә көнозын дәвам итәчәк тантаналы чараларны Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры премьера белән ачып җибәрде.

Әмирхан Еники һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренә нигезләнеп  куелган "Абый кайтты" драмасын Актаныш халкы да, юбилей уңаеннан кайткан кунаклар да тәүге тапкыр тамаша кылды.

Әсәр сәхнәгә ТР атказанган Нур Хөсәенов режиссерлыгында куелды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган драма муниципаль театрның репертуарында лаеклы урын алачак. Әсәр - Актаныш театрының өченче генә иҗат җимеше. Әмма аның уңышка таба юлы өметле - спектакльнең буеннан буена режиссерның эшенә сокланып утырырга мөмкин. Тамашачы спектакльнең күпме барганлыгын да тоймады.

Бу юлы да Актаныш театры коллективы үз тамашачысын сокландырды – өч проза әсәрен сәхнәләштерүе белән игътибарга лаек ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International