Бүген, 30 август, Республика көнендә, Актаныш районында да тарих битләренә уелып калырлык бәйрәм чаралары оештырылды. Татар иле ТАССРның бер гасырлык юбилеен каршы алган ел Актаныш өчен икеләтә истәлекле. 2020 елда туган ягыбыз Актаныш 310 еллыгын билгеләп үтсә, районыбыз төзелүгә 90 ел.
Өч гасырдан артык тарихка ия туган төбәгебез киләчәкнең яңа дистәсен башлый. Һәр көн, һәр мизгел үзебез язган тарихка кадерле ядкарь булып өстәлә бара.
Бүгенге бәйрәм иртәсендә Актанышта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәге яңа бинада үз ишекләрен ачты. Биредә шулай ук дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең Актаныш бүлекчәсе дә урнашкан.
Яңа бинага урнашкан хезмәт коллективларының бәйрәм сөенечен район башлыгы белән беррәттән дәрәҗәле кунаклар да уртаклашты. Җитәкчелек яңа бина белән танышып, биредә хезмәт куючыларга киләчәктә уңышлар теләде.