ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

30 август көнне Актаныш  үзенең  - 310,  районыбыз төзелүнең  90 еллыгын бәйрәм итте. Чара  Актанышка күпсанлы якташларны туплады.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе  һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Нигез” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең җитәкчесе Җәлилов Дамир Әмин улына “Актаныш районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.

13 райондашыбыз Татарстан Республикасының социаль - икьтисадый потенциалын ныгытуга, мәдәни - рухи мирасны саклап калуга һәм баетуга зур өлеш кертүләре, һөнәри  һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга ирешүләре өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнделәр.

30 август көнне  Актанышта Габдулла Тукай премиясенә лаек булган якташларыбызның исемнәре мәңгеләштерелде. Алар хөрмәтенә мәдәният паркында үзенчәлекле стела ачылды.

Чөгәнә авылы балалары хәзер мәктәп автобусының килгәнен көтеп тормаячак, ә өйдән чыккач, туп-туры яңа матур мәктәпкә юл алачаклар. 1 сентябрь- Белем көне алдыннан авылда тантаналы төстә башлангыч мәктәп-бакча ачылды. Мәгариф оешмасында 15 укучы башлангыч сыйныфта, 15 нәни балалар бакчасы өлешендә тәрбия һәм белем алачак.

Чөгәнә авылы халкы элек-электән белем-мәгърифәткә тартылган. 1919 нчы елда биредә, Актаныш районында беренчеләрдән булып, дөньви мәктәп ачыла. Шуннан бирле авыл киләчәге булган балалар белемне туган авылларында алган.

30 август көнне  интерактив стильдә эшләнгән  музей белән тәүге тапкыр   Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова  танышты.

Әнисенең  тормышын чагылдырган фотографияләр, концерт афишалары,  яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клиплар, 70нче еллар радиоалгычыннан Әлфия апаның яңгыраган  җырлары – болар берсе дә Зөлфия ханымны битараф калдырмады.

“Нигез” җәмгыяте Актаныш районында өченче булып 2020 елның урагын “җиңү”гә иреште. 29 август кичендә соңгы гектарларның уңышын җыйнап алган хуҗалык, шул рәвешле, 30 август – бәйрәм иртәсен “Урак батыры” дигән дәрәҗәле исем белән лаеклы каршы алды.


30
август, 2020 ел
якшәмбе

Күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалованы Актанышка “кайтарган”  скульптор - Фәнил Вәлиуллин.

Бүген районыбызда ТАССРның 100 еллыгы, Актаныш авылының барлыкка килүенә 310, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Тантаналы чарада Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда республиканың төрле төбәкләреннән кайткан якташлар, районның үсешенә зур өлеш керткән ветеран райондашлар, җитәкчеләр катнашты.

Актанышның күркәм юбилеена бик күп якташларыбыз да кайткан иде. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә танылу алган актанышлылар сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернатта булып, даны еракларга таралган уку йорты, биредәге белем бирү системасы белән таныштылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International