Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Нигез” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең җитәкчесе Җәлилов Дамир Әмин улына “Актаныш районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә мөһим өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Башак” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятен озак еллар җитәкләгән Хуҗин Хәлил Мансур улы “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены-медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Актаныш” агрофирмасы” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчы -машинисты Якупов Алтаф Ахунҗан улы, Республиканың торак –коммуналь хуҗалык тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Теплосервис” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Нагимов Дилфат Мисхәт улы, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм республикада ветераннар хәрәкәтен үстерүгә өлеш кертүе өчен Актаныш муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Нурлыев Нурулла Гаян улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнделәр.
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе һәм купьеллык намуслы хезмәте өчен крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Фәрдиева Һаҗәр Гали кызына “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Имамов Илдар Сәрдәр улына “Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасының, муниципаль районның сәнгать һәм мәдәниятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Иске Кормаш авыл мәдәният йорты директоры Хамматуллина Рәмилә Әслах кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы; Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты культорганизаторы Мусин Рөстәм Робсон улы; Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Гарипов Руслан Илус улы;
Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: язучы прозаик, драматург, “Мәйдан” җурналының җаваплы сәркәтибе Муллагалиева Айгөл Габдулла кызы; Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, язучы, ”Балалар сәнгать мәктәбе” директоры Ибраһимов Илфак Мирза улы; Әлфия Авзалова һәйкәлен иҗат итүче сынчы Валиуллин Фәнил Әлфәт улы;