Әлфия Авзалова Актанышына һәйкәл булып кайтты

2020 елның 30 августы, якшәмбе

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов узган ел ук Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага туган ягында һәйкәл куелачагын хәбәр иткән  иде.  Әлеге һәйкәл бүген – Актаныш тарихи юбилейларын билгеләп үткән көнне рәсми төстә ачылды.

Искәртеп үтәбез, Актаныш районы беренчеләрдән булып Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгене тормышка ашырды, ул уңышлы гына дәвам итә. Район мәдәният йорты җырчының исемен йөртә. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың беренче музее да бездә – Актаныштагы   гимназия-интернат бинасында урнашкан.

“Әлфия Авзалова безнең өчен зур хөрмәткә лаеклы шәхес, татар дөньясының моң патшабикәсе ул. Без аның җырларын тыңлап үскән буын. Ул Актанышны чиксез яратты һәм хөрмәт итте. Туган ягында үзенә көч, дәрт һәм иҗат итү өчен илһам ала иде", - диде Энгель Нәвап улы тантаналы чарада.

Мәшһүр җырчыга һәйкәл Мәдәният паркында – аның исемен йөрткән мәдәният йорты каршында сафка басты. Чарада  Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова, район халкы, дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалованы Актанышка “кайтарган”  скульптор - Фәнил Вәлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International