ӨЙДӘН ТУП-ТУРЫ МӘКТӘПКӘ: Чөгәнәдә мәктәп ачылды(ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Чөгәнә авылы балалары хәзер мәктәп автобусының килгәнен көтеп тормаячак, ә өйдән чыккач, туп-туры яңа матур мәктәпкә юл алачаклар. 1 сентябрь- Белем көне алдыннан авылда тантаналы төстә башлангыч мәктәп-бакча ачылды. Мәгариф оешмасында 15 укучы башлангыч сыйныфта, 15 нәни балалар бакчасы өлешендә тәрбия һәм белем алачак.

Чөгәнә авылы халкы элек-электән белем-мәгърифәткә тартылган. 1919 нчы елда биредә, Актаныш районында беренчеләрдән булып, дөньви мәктәп ачыла. Шуннан бирле авыл киләчәге булган балалар белемне туган авылларында алган.

Чөгәнәдә яңа мәктәп төзелү фаҗига килеп чыгу белән бәйле. Дөресрәге, төзелешне мәктәптә янгын чыгу тизләтә. 1980 елда салынган агач бинада 2019нчы елның маенда янгын чыга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янган мәктәп урынына салыначак яңа бина проектын тиз арада эшләргә һәм расларга куша. Шул көннән башлап әлеге урында кызу төзелеш эшләре башлана.  “ПМК” оешмасы төзүчеләре ике катлы, заманча, якты иркен бинаны сафка бастырган. 2019-2020 нче уку елында Чөгәнә балалары Актанышның беренче санлы мәктәбенә йөреп укыган. Авылда мәктәпнең бетмәвенә ата-аналар аеруча сөенә. Соңгы еллларда Чөгәнәдә яшь гаиләләр арта, балалар туу ишәя.

Чөгәнәлеләрнең куанычлы мизгелләрен Актаныш муниципаль райлоны башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Казандагы “Актаныш якташлар җәмгыяте” рәисе Вәсим  Вахитов, “ПМК” оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International